Төбәк җитәкчесе хәрбиләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, шулай ук кушнаренколыларга сугышчан бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелгән генерал Шәйморатов орденнарын аларның гаиләләренә тапшырды.
- Егетләр Ватан өчен үз гомерен бирде. Аларның һәркайсы ахырга кадәр үз бурычын үтәде. Алар - чын геройлар, һәм без алар турындагы истәлекне саклаячакбыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Сез чын ирләр, патриотлар, Ватанны саклаучылар тәрбияләдегез. Улларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Безнең төп бурычыбыз - аларның истәлеген мәңгеләштерү һәм даими кайгыртучанлык күрсәтү, гаиләләрен – сугышчыларның ата-аналарын һәм балаларын игътибар белән чолгап алу.
Башкортстан Башлыгы Республика кардиоүзәгендә һәлак булган СВОда катнашучыларның ата-аналарын савыктыру һәм реабилитацияләү программасы эшләнүен искәртте.
- Сезгә сәламәтлекне саклау, оныклар тәрбияләүдә ярдәм итү мөһим, - диде Радий Хәбиров. - Муниципалитет хакимиятләре һәлак булган егетләрнең ата-аналары, аларның гаиләләре белән һәрвакыт элемтәдә булырга, кирәкле ярдәм күрсәтергә тиеш.
Фото: Башкортстан Башлыгы