+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
11 гыйнвар 2025, 13:25

«Без үз Ватаныбызны сатмыйбыз»

Уфада хәйрия концерты узды

«Без үз Ватаныбызны сатмыйбыз»«Без үз Ватаныбызны сатмыйбыз»
«Без үз Ватаныбызны сатмыйбыз»

 

Беренче легендар ирекле батальон ветераннары тарафыннан оештырылган Миңнегали Шәйморатов исемендәге СВО инвалидларын һәм ветераннарын социаль яклау хәйрия фонды билет сатудан кергән бөтен акчаны махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүгә һәм махсус техник чаралар сатып алуга юнәлтәчәк.

Әлеге проектны уникаль

дип атарга була, чөнки анда артистлар гына түгел, ветераннар һәм СВО яугирләре үзләре дә, республика җитәкчелеге вәкилләре дә катнашты.  

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтовның  сәхнәдә  А. Рәҗәпова сүзләренә И. Баһавиев иҗат иткән “Зинһар, исән кайтыгыз!” җырын башкаруы, тамашачы йөрәгенә үтеп кереп, ир-егетләрнең дә күзләрен яшьләндерде.

Сәхнәдә чыгыш ясаучы һәркемнең диярлек сугышны үз күзләре белән күргән булуы да тамашачыларга тәэсир итми калмады.

Ә инде Башкортстанның атказанган артисты Рамил Бәдамшинның композицияләре алгы сызыкта хәрбиләр белән аралашудан тәэсирләнеп язылган, аларның батырлыгы һәм Ватанга мәхәббәте белән сугарылган. "Доставаловцы", "Шаймуратовцы, вперед", "Полк "Башкортостан", "Батыры башкирского флага", "Ватан", "Мужики высокой пробы", "Гитара - тоже автомат", "Мы свою Родину не предаем" һәм башка җырлар тамашачыны аягүрә басып тыңларга мәҗбүр итте.

– Бүген безнең илдә уртак язмышыбызны хәл итүче хәрби-сәяси вакыйгаларга катнашы булмаган кешеләр калмады диярлек. Күбесенең алгы сызыкта якыннары, туганнары, дуслары бар. Аларга без барыбыз да ярдәм итәбез һәм бу ярдәм безнең егетләребез һәм уртак җиңүебез өчен бәяләп бетергесез, – диде бу проектның инициаторы Рамил Бәдамшин.

Бу хакта тулырак “Кызыл таң” гәзитенең киләсе саннарының берсендә укырга мөмкин булачак.

 

Фото: Зөһрә Исламова

 

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас