+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
13 гыйнвар 2025, 11:56

Җиңү белән кайтыр өчен!

Салават Юлаев исемендәге ирекмәннәр батальоны яугире, “Саян” позывнойлы табиб 2025 елны гаиләсе белән каршы алган.

Җиңү белән кайтыр өчен!
Җиңү белән кайтыр өчен!

Яугир кыска вакытлы ялга кайткан. Әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм иткән, якыннары белән очрашкан, дуслары белән аралашкан.

“Ял тиз үтеп китте, - ди ул. – Иң мөһиме – Яңа елны гаиләм белән каршы алдым. 5 гыйнварда кәләшем белән никах укыттык, 7 гыйнварда сеңлемнең туган көне булды. Туганнарым исән-сау, бүген иптәшләрем белән тагын фронтка юлланам. Җиңү белән кайтачакбыз”.

“Улым белән горурланам, – ди яугирнең әтисе Фәрхетдин абый. – Декабрь аенда Совет мәйданында каршы алган идек. Аңлап торам: яңадан фронтка барырга кирәк. Җиңү белән кайтыр өчен тырышып кына эшләргә кирәк!”.

Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яки 122, яисә (347) 218-19-19 номерлары буенча, күпфүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революцион урамы, 156нчы йортында урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу пунктында, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Башкортстан яңа елдан Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Уфа шәһәреннән киткән контрактчылар өчен бер тапкыр 700 мең сум күләмендә түләү бирелә.

Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.

Уфа шәһәрендә СВОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.

Республикада яугирләр һәм аларның гаилә әгъзаларына 40лап ярдәм төре күрсәтелә.

Фото: bashinform.ru

Автор: Резида Валитова
Читайте нас