Ул билгеләп үтүенчә, республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлтелгән эш дәвам итә. Махсус хәрби операциядә катнашкан 88 яугир белем бирү сертификатлары алган һәм аларның яртысыннан артыгы эш тапкан. Тагын ике сугышчы “Хәрби психология һәм сугышчан стресс тайпылышларын психологик озата бару” программасы буенча укыган һәм хәзер “Ватанны саклаучылар” фондында эшли. Һәм мондый мисаллар күп, дип билгеләде министр.
─ Хәрби хезмәткәрләрнең үзләренә дә, аларның гаилә әгъзаларына да консультация һәм психологик ярдәм күрсәтү мөһим ярдәм чарасы булып кала. Мондый ярдәмне медицина оешмаларында өч меңнән артык, “Гаилә” үзәкләрендә — 6,5 меңнән артык кеше алган. Медицина реабилитациясенә махсус операциядә катнашучы 975 кеше җибәрелгән. 333 яугир барлык кирәкле тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителгән. Яугирләрнең гаиләләре белән гаилә хезмәте белгечләре турыдан-туры эш алып бара, ─ диде Ленара Иванова.
Бүгенге көндә белгечләр 10 меңгә якын гаиләдә булган, шуларның бер меңнән артыгы социаль ярдәмгә алынган. Сугышчыларның туганнарына ярдәм дистанцион рәвештә дә күрсәтелә.
Ленара Иванова билгеләп үтүенчә, бүген махсус операциядә катнашучыларның җиде меңнән артык баласы балалар бакчаларына бушлай йөри, 10 меңнән артык мәктәп укучысы һәм колледж студенты кайнар туклану белән тәэмин ителгән, 5,5 меңнән артык бала шәһәр читендәге лагерьларда ял иткән, алты меңнән артык бала гомуми белем бирү учреждениеләрендәге түгәрәкләргә бушлай йөри.
“Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эше дәвам итәчәк", — дип билгеләп үтте Ленара Иванова.
Фото: башинформ