Беренче легендар ирекле батальон ветераннары тарафыннан оештырылган Миңнегали Шәйморатов исемендәге СВО инвалидларын һәм ветераннарын социаль яклау хәйрия фонды билет сатудан кергән бөтен акчаны махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүгә һәм махсус техник чаралар сатып алуга юнәлтәчәк.
Уфаның “Башкортостан” дәүләт концертлар залының фойесында хәйрия концертына килгән тамашачылар гуманитар ярдәм үрнәкләренең күргәзмәсен карый алса, теләкләре булганнар Дмитриевка авылының волонтерлар төркеме белән берлектә маскировка челтәрләрен үрде.
Хәйрия концерты проектын уникаль дип әйтергә була, чөнки анда артистлар гына түгел, ветераннар һәм СВО яугирләре үзләре дә, республика җитәкчелеге вәкилләре дә катнашты.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтовның А. Рәҗәпова сүзләренә И. Баһавиев иҗат иткән “Зинһар, исән кайтыгыз!” җырын башкаруы, тамашачы йөрәгенә үтеп кереп, ир-егетләрнең дә күзләрен яшьләндерде. Сәхнәдә чыгыш ясаучы һәркемнең диярлек сугышны үз күзләре белән күргән булуы да тамашачыларга тәэсир итми калмады.
Уфадан православие рухание Виктор Иванов белән Хәмзә хәзрәт Хафизов үз чыгышларында сугыш яланындагыларга тылдагыларның ярдәме рухи көч өстәвен ассызыкладылар.
Миңнегали Шәйморатов исемендәге СВО инвалидларын һәм ветераннарын социаль яклау хәйрия фонды рәисе Марат Гаделшин махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм күрсәтүгә тоемлы өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатларын тапшырды.
Башкортстанның атказанган артисты Рамил Бәдамшинның композицияләре алгы сызыкта хәрбиләр белән аралашудан тәэсирләнеп язылган, аларның батырлыгы һәм Ватанга мәхәббәте белән сугарылган. “Доставаловцы”, “Шаймуратовцы, вперед”, “Полк “Башкортостан”, “Батыры башкирского флага”, “Ватан”, “Мужики высокой пробы”, “Гитара – тоже автомат”, “Мы свою Родину не предаем” һәм башка җырлары тамашачыны аягүрә басып тыңларга мәҗбүр итте.
– Мин беренче көннәрдән үк сугышчыларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышам, алгы сызыкка барып, чыгыш ясыйм, гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашам. Башта миндә безнең егетләргә ярдәм йөзеннән сольный концерт бирү идеясе туды. Ә аннары без әлегә кадәр беркем дә эшләмәгәнне эшләргә: ветераннар һәм СВОда катнашучыларның иҗади номерлары белән концерт куярга уйладык. Җыр аларга алгы сызыкта ярдәм итә, шуңа якташ егетләребез безнең чакыруга уңай җавап бирде, – диде бу проектның башында торучы Рамил Бәдамшин.
Җырчы сүзләренчә, нәкъ менә батыр сугышчылар аның иҗатының рухи һәм эмоциональ авторлары булып тора. Җырлар сәяхәтләрдә һәм сугышчылар белән аралашканда туа.
– Бервакыт “Башкортостан” полкы командиры миннән алар өчен җыр язуымны сорады. Заказга дежур җырлар яза белмим һәм яратмыйм да. Шуңа миңа позицияләргә дүрт тапкыр барып, эчтәлекле җыр тусын өчен якыннан аралашырга кирәк булды. Мин анда ниләр барганын, сугышчыларның нәрсә белән яшәвен ишетеп кенә белмим һәм бу мәгълүматны объектив һәм гадел итеп, үз иҗатым аша җиткерергә тырышам.
Минемчә, Шәйморатов исемендәге фонд белән берлектә уздырылган концерт – СВО сугышчыларына ярдәм оештыруның бик яхшы моделе, чөнки фондтагы егетләр сугышчыларга нәрсә кирәклеген яхшырак белә. Залдагы тамашачылар өчен бу билет бәясе генә, тик ул кемнеңдер гомерен саклап кала ала.
Бүген безнең илдә уртак язмышыбызны хәл итүче хәрби-сәяси вакыйгаларга катнашы булмаган кешеләр калмады диярлек. Күбесенең алгы сызыкта якыннары, туганнары, дуслары бар. Аларга без барыбыз да ярдәм итәбез һәм бу ярдәм безнең егетләребез һәм уртак җиңүебез өчен бәяләп бетергесез, – диде Рамил Бәдамшин.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Фото: Алберт Заһиров