Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү өчен илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Ватанны яклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан филиалында агымдагы ел дәвамында бу теманы актив яктырткан матбугат һәм электрон мәгълүмат басмаларын, аерым журналистларны бүләкләү тантанасы үтте. Анда республика һәм федераль матбугат чаралары вәкилләре чакырылган иде.
– Бүген, мәгълүмат төрле аудиторияләргә көчле йогынты ясаган һәм алар белән ике арада ныклы, ышанычлы бәйләнешләр булдырган заманда, сезнең мөһим һәм фидакарь хезмәтегез бәяләп бетергесез, – диде, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Фондның Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина. – Без сезнең аеруча бу темага материаллар әзерләүгә, мәкаләләр язуга никадәр җаваплы каравыгызны, салган көчегезне һәм сәләтегезне бик югары бәялибез, моның өчен сезгә зур рәхмәтлебез. Сезнең белән кулга-кул тотынышып эшләп, без укучыларыбызга, тамашачыларга бик кирәкле, дөрес, ачык һәм мөһим мәгълүмат җиткерәбез, яугирләребезнең сугышчан рухын, ныклыгын, хәрби дуслыгын, бер-берсенә һәрвакыт терәк һәм таяныч булуын җиткереп торабыз, яуда һәлак булган батырларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, истәлекләрен саклау буенча мөһим эш алып барабыз, СВО яугирләренең үзләренә һәм гаилә әгъзаларына күрсәтелүче ярдәмнең, хәстәрлекнең даимилеген һәм гарантияле булуын аңлатабыз, башка бик күп проблемаларын бергә хәл итәбез. Боларның һәммәсе өчен дә сезгә тагын бер тапкыр зур рәхмәт!
Филиал җитәкчесе Гөлнур Галинур кызы БСТ каналы, “Башкортостан” телерадиокомпаниясе, “Башинформ” агентлыгы, республиканың “Кызыл таң”, “Башкортостан” һәм “Республика Башкортостан” гәзитләре, “Панорама Башкортостана” журналы редакцияләренә һәм журналистларына, шулай ук Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) хезмәткәрләренә Фондның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Шундый ук Рәхмәт хатына “Кызыл таң” журналисты Ример Насретдинов Фонд филиалының эшчәнлеген оператив һәм җентекле яктырткан өчен лаек булды.
Ахырда филиал җитәкчесе журналистларга Захар Прилепин мөхәррирлегендә “Ватанны яклаучылар” дәүләт фонды тарафыннан нәшер ителгән “Нет уз святее товарищества” җыентыгын тәкъдир итте. Анда СВО ветераннарының шәхси кичерешләре, алар башыннан үткән катлаулы һәм тетрәндергеч вакыйгалар турында бәян ителә.