+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
14 гыйнвар 2025, 11:07

Социаль координаторлар нәтиҗәле эшли

«Ватанны саклаучылар» фонды Башкортстан филиалының Дүртөйле районындагы социаль координаторлары Гүзәл Рәшитова һәм Ришат Вәлиев Исмаел авылында яшәүче Нуртдиновлар гаиләсенә торак шартларын яхшыртуга сертификат алырга ярдәм иткән.

Социаль координаторлар нәтиҗәле эшлиСоциаль координаторлар нәтиҗәле эшли
Социаль координаторлар нәтиҗәле эшли
Гүзәл Рәшитова һәм Ришат Вәлиев СВОда катнашучының хатынына республикада күрсәтелә торган ярдәм чаралары буенча консультация биргәннәр. Нәтиҗәдә, гаилә алардан тулысынча файдаланган.

Ул гына да түгел, сугышчының хатыны – үзе дә Фонд филиалы волонтеры, ул социаль координаторларга белдерүләр таратырга, ярдәм чаралары турында сөйләргә ярдәм итә.

Гаилә башлыгы мобилизациягә кадәр терлекче булып эшләгән. Социаль координаторлар аның хатынына Башкортстанның «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасына эләгү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәткән, Дүртөйле районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары белән очрашу оештырган.

Уртак гамәлләрнең нәтиҗәсе - СВОда катнашучының гаиләсе торак шартларын яхшыртуга сертификат алган. Хәзер аның гаиләсе яңа, уңайлы йортта өй туйларга планлаштыра.

Фото: Дүртөйле районы хакимияте сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас