+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
15 гыйнвар 2025, 09:45

Башкортстан журналистикасы авыр югалту кичерде

Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә журналист, Бөре районының «Победа» гәзите баш мөхәррире Винер Җиһаншин һәлак булган.

Башкортстан журналистикасы авыр югалту кичердеБашкортстан журналистикасы авыр югалту кичерде
Башкортстан журналистикасы авыр югалту кичерде
Винер Җиһаншин Русия Оборона министрлыгы белән 2024 елның октябрендә килешү төзегән. СВО зонасына китәр алдыннан журналист «Башинформ» агентлыгына Ватанны саклау – һәр ир-егетнең бурычы, дип сөйләгән иде.

- Бу минем конституцион һәм кешелек бурычым. Бүген бу нацистлар Курскига бәреп керде, ә иртәгә минем йортка килергә мөмкин, аларны җиңәргә кирәк. Мин Бөре егетләренә, махсус хәрби операция сугышчыларына булыштым, гуманитар ярдәм җыйдым. Шулай ук үзебезнең «Патриот» рубрикасында герой-көрәшчеләр, волонтерлар турында бик күп яздым. Ир-егетнең сүзе аның эшләре белән туры килергә тиеш, - дигән иде ул.

Винер Җиһаншин 1964 елның 1 гыйнварында Борай районының Гомәр авылында туа. 1990 елда Караганда дәүләт университетының филология факультетын
тәмамлый. 1997 елда Бөре районының «Победа» гәзите редакциясенә хәбәрче булып эшкә килә. 2016 елда «Победа» гәзитенең баш мөхәррире итеп билгеләнә. 2005 елдан Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы.

"Кызыл таң" редакциясе Винер Җиһаншинның туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең кайгысын уртаклаша һәм югалту ачысын уртаклаша.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас