Ул Яңа елга ялга кайтып киткән. Ике атнадан артык отпускта булган.
Артур белән видеоны «Татар эстрадасы» төркемендә күрергә мөмкин. Ул отпускта вакытта дусты, җырчы Гүзәл Асылбаева янына килгән. Гүзәл аны бик шатланып каршы ала. Ләкин комментарийларда Артур олыгаеп киткән, дип язучылар да бар. Ул безгә дә шулай күренде. Сугыш сугыш шул инде...
Тагын бер шатлыклы хәбәр – шушы көннәрдә Артурга хәрби награда тапшырылган. Яугир дүртенче дәрәҗә Изге Георгий орденына лаек булган. Чын күңелдән котлыйбыз!