Благовар авыл биләмәсеннән махсус хәрби операциягә бүгенге көнгә 34 яугир җибәрелгән. Әйткәндәй, район күләмендә авыл биләмәләре арасында бу – иң югары күрсәткеч. Благовар авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Венер Абзалов билгеләвенчә, ил сагына басучылар арасында күпчелекне өлешчә мобилизация буенча алынучы яугирләр тәшкил итә.
Олег Байков – шуларның берсе. Ул 1984 елның 23 апрелендә туган. Биредәге мәктәпне тәмамлагач, Йоматау авыл хуҗалыгы колледжында белем ала. Ни аяныч, уку йорты янгын фаҗигасендә зыян күреп, укуда өзеклек барлыкка килгәч, колледжны ташлый. Шуңа да карамастан, белем алуга омтыла егет – Чишмәдәге 48нче һөнәрчелек училищесында пешекче һөнәре алып чыга. Хезмәт эшчәнлеген туган авылында башлый, әмма озак эшләргә туры килми. 2004 елда Русия Кораллы Көчләре сафына чакырыла. Олег Байковка ике еллык хәрби хезмәтне Курган өлкәсендә Химиядән саклану гаскәрләрендә үтәргә туры килә. Сүз дә юк, солдатта чакта ныклы чыныгу ала, дөнья күрә, аннары инде, зур планнар корып, ата-аналары шатлыгына, исән-имин туган якларга кайтып төшә.
Әйтергә кирәк, Благовар гади авыл гына түгел, аның аша тимер юл үтә, һәр тарафка – Уфага да, Мәскәүгә дә юллар ачык. 2006 ел – авылдагы эре предприятиеләр ябылып, икътисади тотрыксызлык, эшсезлек башланган чор. Шул сәбәпле, училищеда алган белгечлеге буенча эшләргә туры килми аңа. Ләкин егет югалып калмый, эшен дә таба, үз көнен үзе күрү белән бергә, әти-әнисенә терәк булырга да җаен таба. Благовар төбәгендә эре аграр предприятиеләр барлыкка килгәч исә, “Башкортстан ит компаниясе”нең “Смычка” бүлекчәсендә хезмәт сала.
2022 елның 17 октябре аның хәтерендә мәңгелеккә уелып кала Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителүгә бәйле, нәкъ шушы көнне запастагы солдат Олег Байков махсус хәрби операциягә чакырыла.
– Бу хакта рәсми хәбәр килгәч, мин аны бик тыныч кабул иттем, – дип искә ала ул. – Украинада сугыш хәрәкәтләре башланган иде инде. Авылда андагы вакыйгалар турында төрле хәбәрләр йөри, хәрби хезмәткә бармаска өндәүчеләр дә табылды, хәтта. Әмма мин Ватанга тугрылыкка хәрби ант биргән кеше, ил сагына басуны намус эше дип карыйм. Бу коры сүз генә түгел, чөнки безнең кавемдәге ир-атлар Ватанны саклаучылар исеменә тап төшермәгән, әтием һәм әнием ягыннан картәтиләрем – Бөек Ватан сугышы яугирләре. Хәзерге буын вәкиле буларак, алар – миңа үрнәк.
Бу урында шундый аңлатма бирү фарыз. Благовар авылының барлыкка килүе 1912 елда Бөгелмә – Уфа тимер юлы салынуга бәйле. Исемен “Благовер” атамасыннан алган станция тиз арада үсеп, киң танылу ала. Үткән гасырның 60нчы елларында биредә элеватор, машина-трактор станциясе (МТС) кебек эре предприятиеләр сафка баса. Әйткәндәй, район үзәге итеп Благовар станциясе күзаллана. Менә шуңа да авылның тирә-яктан үзенә халыкны тартуы гаҗәп түгел. Олегның чыгышы белән Бүздәк тарафларыннан булган әтисе Марат Шәрәфетдин улы 70нче еллар башында язмышын Благовар белән бәйли. Татар морзалары катламына караган Байковлар хәзерге Бүздәк районының Шланлыкул авылына Тамбов тарафларыннан күченеп килгән бай тарихлы кавем буларак билгеле. Аннан Байковлар район үзәгенә якын гына урнашкан Чулпан авылында гомер кичерә. 1914 елда туган Шәрәфетдин Шаһигали улы Бөек Ватан сугышына нәкъ менә шуннан алына. Фронтта пулеметчылар расчеты командиры була, зур батырлыклар күрсәткән өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугышта изге бурычын тулысынча үтәгән батыр туган якларына кайта. Яугир, тыныч тормышта да сынатмый, “Чулпан” колхозы рәисе булып эшли, игелекле гамәлләре белән авылдашлары күңелендә якты эз калдыра. Бөек Ватан сугышы ветераны 1979 елда 65 яшендә вафат була.
Ир-егетләрнең асылы Марат Байков Благоварда гомерлек тормыш юлдашын таба. Ул – Былышлы авылында туып-үскән Рәфидә сылу. Аның әтисе Нуретдин Нурмөхәммәт улы булачак кодасы Шәрәфетдин белән чордаш-лар – 1913 елда туган. Ул сугыш башлану белән фронтка китә, әмма Берлинга кадәр барып җитә алмый – каты яралану сәбәпле, армия сафларыннан демобилизацияләнә.
– Әниемнең сөйләвеннән әтиемнең дошман снаряды шартлаудан аңын югалтуын, өч кабыргасы сынуын, башка җәрәһәтләр алуын беләм, – ди Рәвидә Нуретдин кызы. – Әтием исән кала, ләкин озак яши алмады, фронтта алган яралардан вафат булды.
Рәвидә һәм Марат Байковлар бердәмлек һәм татулыкта 54 ел тормыш кичергән. Рәвидә Нуретдин кызының хезмәт эшчәнлеге мәдәният өлкәсе белән бәйле. Благовар районы кино челтәрендә 40 елдан артык кассир вазыйфасын башкара – авыл мәдәният йортында кинога билетлар сата. Озайлы намуслы хезмәт эшчәнлеге тармакның күпсанлы Мактау грамоталары белән билгеләнгән.
Марат Шәрәфетдин улы, Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумын тәмамлаган белгеч буларак, хезмәтенең зур өлешен районның аграр тармагын техник яктан ныгытуга багышлаган. Ул озак еллар “Сельхозтехника” район берләшмәсенең урта звеносында җитәкче вазыйфалар башкара. Бер үк вакытта җәмәгать эшендә дә катнаша – 20 ел дәвамында Благовар авыл Советы депутаты була. Лаеклы ялга чыккач та, җәмәгать эшеннән читләшмичә, төбәкнең Ветераннар советын җитәкли. Фидакарь эше, әлбәттә, лаеклы бәһалана – бихисап Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Байковлар гаиләсе авылда иң абруйлылардан исәпләнә. Әти-әниләренең матур үрнәгендә тәрбияләнгән Олег моны тоеп үсә, махсус хәрби операциядәге хезмәтендә дә аларның йөзенә кызыллык китермәскә омтыла. 2022 елдан башлап аңа фронтның төрле юнәлешләрендә булырга туры килә. Армиядә сугышчан чыныгу алган яугирне күпчелектә алгы сызыкка куялар. Тәүге мәлдә сапер була, соңрак штурмчылар төркеменә тәгаенләнә. Йөкләтелгән хәрби бурычларны үтәүдә осталык күрсәтә, катлаулы сугышчан операцияләрдә катнаша. Дүрт тапкыр туган якларына кыска вакытлы ялга кайтып килә.
Әйткәндәй, “Повар” позывнойлы яугир белән ул Благоварга кайткач очрашып сөйләшергә насыйп булды. Кызганычка, аның өчен бу гадәти ял түгел иде. Агымдагы елның августында яуда бик тә катлаулы хәлгә тарый Олег. Куелган хәрби бурычны үтәп, пулемет ноктасын юк итә, әмма алышта каты яралана. Хезмәттәшләре алгы сызыктан аны аңын югалткан килеш алып чыга. Донецкта аңа операция ясыйлар, аннан яугир Ростовка госпитальгә озатыла. Хәзерге вакытта Благовардан Уфага йөреп дәвалану курслары үтә.
– Сугыш – аяусыз, – ди Олег Байков. – Өч авылдашым илебез өчен башын салды. Алар өчен үч алачакмын. Яраланган кулбашым төзәлеп килә, димәк, озакламый сафка басачакмын. Фронттагы дусларым белән телефоннан сөйләшеп торам – анда мине көтәләр. Җиңүгә өлешемне кертәчәкмен.
Мондый яугир белән авылдашлары, әти-әнисе, гаиләсе, улы Искәндәр хаклы рәвештә горурлана, әлбәттә. Яугирләр кавеме ил сагында хәзер дә ныклы!
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.