+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 гыйнвар 2025, 04:50

Контрактчыларга түләүләр артты

Быелдан бер тапкыр бирелүче акча күләме республикада 2 миллион сумга җитте.

Контрактчыларга түләүләр арттыКонтрактчыларга түләүләр артты
Контрактчыларга түләүләр артты
Башкортстанда республикадан Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән яугирләргә түләүләр артты. Хәзер алар бер тапкыр – 2 миллион сум, ә ай саен ким дигәндә 210 мең сум хезмәт хакы алачак.

Шул рәвешле, хезмәтнең беренче елында һәр контрактчы ким дигәндә 4,5 миллион сум алачак. Контрактны хәрби комиссариатта, яки “Защитник” үзәгендә имзаларга мөмкин.
“Защитник” үзәге республикада узган елның октябреннән “Черемушки” шифаханәсе базасында эшли башлады. Аның уникальлеге шунда: биредә барысы да “бердәм тәрәзә” режимында оештырылган. Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр өчен бер мәйданчыкта барлык белгечләр эшли.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар биредә медицина тикшеренүе узарга, командирлар белән очрашырга, банк картасын һәм тиешле түләүләрне рәсмиләш­терергә мөмкин. Үзәктә рекрутлар өчен яшәү бүлмәләре бар, алар өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Әлбәттә, барысы да бушлай.

Декабрь ахырында республика Башлыгы Радий Хәбиров указы белән контрактчыларга бер тапкыр бирелүче түләүләр күләме арттырылды. Хәзер ул 2 миллион сум тәшкил итә, ә уфалылар өчен шәһәр хакимиятеннән түләүне дә кертеп – 300 мең сумга күбрәк.
 

Контракт төзү һәм Ватанны саклаучылар сафларын тулыландыру өчен хәрби комиссариатка, яки бердәм “Защитник” үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кирәкле мәгъ­лүматны 122 телефоны буенча яисә
башбат.рф сайтында алырга була.

Гомумән, республикада яугирләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына 40тан артык ярдәм чарасы каралган. Алар турында тулырак белешмәне Ситуацион үзәктә алырга мөмкин. Телефоннар: 122, өстәмә номер – 1; +7 (347) 218-19-19 (көн саен 8.00 дән 20.00гә кадәр), яки Башкортстанга идарә итү үзәгенең телеграм-каналындагы чат-ботка языгыз.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас