+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 гыйнвар 2025, 04:40

Уфада яугирләргә торак сатып алуга ташламалар каралган

Уфада Русия Оборона министрлыгы белән 2025 елның 31 маена кадәр килешү төзегән контрактчылар торак сатып алуга 500 мең сум ташлама алачак. Бу хакта Башкортстан башкаласының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Уфада яугирләргә торак сатып алуга ташламалар каралганУфада яугирләргә торак сатып алуга ташламалар каралган
Уфада яугирләргә торак сатып алуга ташламалар каралган

"Шәһәр хакимияте һәм Уфа төзүчеләре узган ел ахырында эшләтеп җибәрелгән ярдәм чаралары срогын озайту турында карар кабул итте", - дип хәбәр итә Уфа мэриясе.

Ташламаларны алу өчен акциядә катнашучы төзүчегә мөрәҗәгать итәргә, паспорт күчермәсен, контрактны раслый торган документны һәм Уфа районнары хакимиятләренең берсендә алырга мөмкин булган ташламага купонны тәкъдим итәргә кирәк. СВОда катнашучы вәкиленә шулай ук ышаныч кәгазе кирәк булачак.

Ташламадан 2025 елның 31 декабренә кадәр файдаланырга мөмкин.

Акциядә катнашучы төзүчеләр исемлеге ташламалы купонда күрсәтелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2025 ел башында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев махсус хәрби операция контрактчыларына бер тапкыр бирелә торган түләүне 700 мең сумга кадәр арттыру турында хәбәр итте. Элегрәк ул 400 мең сум тәшкил иткән иде.

Шулай итеп, Башкортостан башкаласында контрактчы алган гомум сумма торакка ташлама белән бергә 2 800 000 сум тәшкил итә, дип яза “Башинформ”.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас