18-24 гыйнвар көннәрендә Русия музейлары Ватанны саклаучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен үз ишекләрен ача. “Музей атнасы” Бөтенрусия акциясе кысаларында алар даими экспозицияләрне, вакытлы күргәзмәләрне һәм чараларны бушлай карый алачак.
Акциядә федераль музейлар, шулай ук төбәк һәм муниципаль учреждениеләр катнаша.
Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, акция уздырылган көннәрдә СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре Башкортстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.
Бүген, 18 гыйнварда, 12.00 һәм 15.00 сәгатьләрдә музейда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Хәтер дәресләре узачак. 21-24 гыйнварда, 15.00 сәгатьтә СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен бушлай Милли музейның даими экспозициясе һәм “Про СВОих” фотокүргәзмәсе буенча экскурсияләр үткәреләчәк.
24 гыйнварда, 16.00 сәгатьтә, музейда режиссер Светлана Комкова белән иҗади очрашу узачак һәм «Время ZOV» документаль фильм-симфониясен карарга мөмкин булачак (режиссеры – С. Комкова, композиторы – М. Фәйзуллин).
“Музей атнасы" акциясе Русия Президентының махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын тыныч тормышка яраклаштыру кысаларында мәдәни һәм мәгариф программаларына җәлеп итү турындагы указын гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә. Федераль музейларда узган акцияләргә 25 меңгә якын кеше килгән.
Акция квартал саен узачак: шулай ук апрель, июль һәм октябрь айларында оештырылачак. Башкортстанда “Музей атнасы" үткәрү "СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елы" чараларының бер өлеше булып тора.