+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
20 гыйнвар 2025, 19:05

Барча халыктан яугирләргә рәхмәт!

Бүген узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы лейтенант Радик Кәримовка һәм рядовой Василий Алалыкинга генерал Шайморатов орденын тапшырды.

Барча халыктан яугирләргә рәхмәт!
Барча халыктан яугирләргә рәхмәт!

Хәрби хезмәткәрләр алгы сызыкта хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен югары бүләкләргә лаек булды.

- Бүген үзләренең хәрби бурычларын үтәүче егетләр - безнең өчен иң мөһим кешеләр. Республика сезгә ярдәм итте һәм андый ярдәм һәрвакыт булачак, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Хезмәттәшләрегезгә барча халкыбызның тирән ихтирам сүзләрен җиткерегез!

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас