Дүртөйле районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Оборона министрлыгы белән килешү төзегәнен сөйгәненнән яшергән. Фронтка китәргә карар кылуы турында ул үзенең якыннарына да әйтмәгән. Алгы сызыкта аның абыйсы да хезмәт итә. Якташыбыз турында муниципалитет хакимияте башлыгы Риф Йосыпов сөйләгән.
"Безнең якташыбыз, Дүртөйлегә нигез салучыларның нәселен дәвам итүче хәрби хезмәткә ел ярым элек контракт төзегән иде. Ул махсус хәрби операция бурычларын уңышлы үти, моны аның күкрәгендә ялтырап торган медальләр раслый. Ул өлкән укчы булып хезмәт бурычын үти. Кыю һәм батыр егет безгә үзенең бу адымы өчен бер генә секундка да үкенмәве турында сөйләде”, — дип яза Риф Йосыпов социаль челтәрләрдәге битендә.
Дүртөйле егете ялга кайткан бер вакытында сөйгәненә тәкъдим ясаган. Күптән түгел сугышчы өенә чираттагы кыска вакытлы ялга кайткан. Яшь пар никахлашуларына бер ел тулуны билгеләп үткән.
"Якташларыбызның мәхәббәткә тугрылыкның һәм Ватанга хезмәт итүнең якты үрнәген күрсәтүе белән бик горурланабыз. Хәзер безнең төп теләгебез — якташларыбыз Җиңү белән кайтсын һәм туган районыбыз, республикабыз, илебез хакына хезмәт итсен”, — диде Риф Йосыпов.
Фото:telegram-канал главы администрации Дюртюлинского района Рифа Юсупова