+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
21 гыйнвар 2025, 09:17

Барысы да Җиңү өчен!

Ирекле хәрәкәт - Русия өчен яңа күренеш түгел, илдә башкаларга риясыз ярдәм итәргә әзер кешеләр һәрвакыт күп булды. Әмма нәкъ менә махсус хәрби операция башлану белән волонтерлык яңа дәрәҗәгә чыкты.

Барысы да Җиңү өчен!Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Башкортстанда, бөтен илдәге кебек үк, меңләгән волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, кием-салым һәм экипировка тегәләр, блиндаж шәмнәре һәм башка кирәк-яракларны әзерлиләр. Бу зур волонтерлык командасында гуманитар конвойлар иреклеләре аерым урын алып тора.

Сугышчыларга җыелган ярдәмне илтү өчен ай саен алгы сызыкка чыгучы егетләр - бу үзенчәлекле кешеләр. Безнең автоволонтерлар еш кына окопларга кадәр ярдәм алып бару өчен үз гомерләрен куркыныч астына куя. Даими рәвештә адреслы җыеннар оештыра, бүлекчәләр белән элемтәдә тора, башка волонтерлык бергәлекләре белән хезмәттәшлек итә, - дип билгеләп үтте Башкортстанда "Халык фронты" җитәкчесе Виталий Брыкин.

Шуны билгеләргә кирәк, бүген 100дән артык активистны берләштергән бергәлек ай саен 7 тоннага якын ярдәм китерә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас