+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
21 гыйнвар 2025, 09:55

Социаль координаторлар нәтиҗәле эшли

“Ватанны саклаучылар” фонды Башкортстан фили­алының Дүртөйле районындагы социаль координаторлары Гүзәл Рәшитова һәм Ришат Вәлиев Исмаел авылында яшәүче Нуртдиновлар гаиләсенә торак шартларын яхшыртуга сертификат алырга ярдәм иткән.

Социаль координаторлар нәтиҗәле эшлиСоциаль координаторлар нәтиҗәле эшли
Социаль координаторлар нәтиҗәле эшли
Алар махсус хәрби операциядә катнашучының хатынына республикада күрсәтелүче ярдәм чаралары турында консультация биргән. Гаилә алардан тулысынча файдаланган.

Ул гына да түгел, сугышчының хатыны – үзе дә Фонд филиалы волонтеры, ул социаль координаторларга белдерүләр таратырга булыша, үзе кебек башкаларга да ярдәм чаралары турында сөйли, аңлата.

Гаилә башлыгы мобилизациягә кадәр терлекче булып эшләгән. Социаль координаторлар аның хатынына “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасына кушылу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәткән, Дүртөйле районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары белән очрашу оештырган.

Уртак гамәлләрнең нәтиҗәсе – СВОда катнашучының гаиләсе торак шартларын яхшыртуга сертификат алган. Хәзер аның гаиләсе яңа, уңайлы йортта өй туйларга планлаштыра.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас