+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
21 гыйнвар 2025, 13:30

Яугирләр шифаханәләрдә бушлай ял итә

Ташламалы юлламаны һәлак булган яисә хәбәрсез югалган сугышчыларның туганнары да рәсмиләштерә ала.

Яугирләр шифаханәләрдә бушлай ял итә
Яугирләр шифаханәләрдә бушлай ял итә

Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Үзәк хәрби округының 28нче зенит-ракета бригадасы хәрбие Василий Алалыкин белән 219нчы мотоукчылар полкы хәрбие Радик Кәримов генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнделәр.

─ Хәрби бурычларын үтәүче егетләр─ безнең өчен иң мөһим кешеләр. Хезмәттәшләрегезгә тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерегез! ─– диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүләкне тапшырганда.

Исегезгә төшерәбез: республикада 2025 ел рәсми рәвештә “СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы” дип игълан ителде. Әлеге карарны кабул иткәндә СВОда катнашучылар һәм генерал Шәйморатов ордены кавалерлары мөрәҗәгатьләре исәпкә алынды.

Башкортстанда Крещение су коенуларында һәм бәйрәм гыйбадәтләрендә 100 меңнән артык кеше катнашты. Чарада бу санны Радий Хәбиров яңгыратты. Ул билгеләп үтүенчә, купельләрдә чуму йоласы хәвеф-хәтәрсез узган. Төбәк Башлыгы хәвефсезлекне тәэмин итүдә катнашкан һәммә кешегә рәхмәт белдерде.

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашкан 5157 кеше һәм аларның гаилә әгъзалары шифаханә-курорт дәвалануы алган. Әлеге төр ярдәм белән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тәэмин итә. Бүген СВОда катнашучылар шифаханәләрдә мөстәкыйль ял итәргә, якыннары белән дәвалану курсын бүлешергә яисә дәвалану хокукын хатынына (иренә), яки ата-анасына тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итте премьер-министр урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

“Ел башыннан СВО яугирләреннән һәм аларның туганнарыннан шифаханә-курорт дәвалануына 121 гариза алдык та инде. Ярдәм якын арада күрсәтеләчәк”, –─ диде вице-премьер. Ул, шулай ук, мөһим яңалыкка игътибар итте: хәзер ял итүчеләр шифаханә-курорт картасын алдан түгел, ә турыдан-туры шифаханәнең үзендә рәсмиләштерә ала.
Наталья Полянская сүзләренчә, СВОда катнашучылар шифаханәне мөстәкыйль сайлый һәм путевканы броньлый ала. Шифаханә-курортта дәвалану бер кеше өчен –─ 14, ике кеше өчен –─ 7 көн. Юлламаның бәясе 60200 сум тәшкил итә. Былтыр бу максатларга республика бюджетыннан 128 миллион сум бүленгән, бу, 2023 елдагы белән чагыштырганда, 50 миллион сумга диярлек күбрәк.

Мондый ташламалы юлламаны, шулай ук, һәлак булган яисә хәбәрсез югалган яугирләрнең туганнары да рәсмиләштерергә мөмкин. Алар бер тапкыр шифаханә-курорт дәвалануы хокукыннан файдалана ала. Хәзерге вакытта СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары республиканың 15 шифаханәсендә дәвалана.

Ташламалы авыл ипотекасы Башкортстанда аеруча таләп ителгән. Соңгы 5 елда вәкаләтле банклар тарафыннан 22 миллиард сумлык 8600дән артык кредит бирелгән. Ярдәмнең бу чарасы буенча республика илдә тотрыклы рәвештә беренче урынны саклап килә. Бу хакта киңәшмәдә Хөкүмәт премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.

Ул билгеләп үтүенчә, былтыр 4,2 миллиард сумлык 866 кредит бирелгән. Чагыштыру өчен: 2023 елда –─ 4 миллиард сумлык 1208 кредит. Төп ставканың югары булуын исәпкә алып, бүленгән акча-ларның төп өлеше элек бирелгән кредитларны тәэмин итүгә юнәлтелә, шуңа күрә яңа кредитлар бирү күләме кими. Илшат Фазрахманов билгеләп үтүенчә, 2026 елга акча бүлгәндә республикага авыл ипотекасына максималь күләмдә акча җәлеп итү чаралары күреләчәк.

Башкортстанда 5 меңнән артык ятим бала торак белән тәэмин ителгән. Бу хакта төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов белдерде. “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыруның 6 елында 5062 граждан торак алды. Программа чараларына былтыр 2,6 миллиард сум бүленгән. Ел нәтиҗәләре буенча 1029 бала сертификат алды. Түләүләрнең максималь күләме 3,8 миллион сум тәшкил итте. Бирелгән сертификатлардан тыш, республика районнары һәм шәһәрләре хакимиятләре ятим балалар өчен 888 торак сатып алды”, ─– диде Артем Ковшов.

Шулай ук, министр республикада 2030 елга кадәр ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча җыелган бурыч­ларны әкренләп бетерү программасы кабул ителүен өстәде. Программа кысаларында ятим балаларга 4950 фатир тапшыру планлаштырыла.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас