Социаль координаторлар ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне ачыкларга ярдәм итә. Торак урыннарын адаптацияләү инвалид һәм аның гаиләсе — милекчеләр яисә арендаторлар ризалыгы белән генә башкарыла.
Социаль координатор СВОда катнашучыга кирәкле документларны җыярга һәм муниципаль ведомствоара комиссиягә гариза бирергә ярдәм итә.
Фонд җитәкчесе урынбасары Ирек Зарипов аңлатканча, эксперт, социаль координатор һәм махсус комиссия СВО ветераны янына бара, кирәкле үлчәүләр үткәрә һәм авырулар төре, катлаулылыгы буенча чек-битләрне тутыра. Шуннан соң мәгълүмат акт төзү өчен Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Инвалидлар проблемаларын өйрәнү үзәгенә җибәрелә, аннары ул Фонд филиалына кайтарыла.
Арытаба акт тикшерелә һәм торакны җайлаштыру өчен документларның тулы пакеты белән урындагы хакимияткә җибәрелә. Актны имзалаганнан соң документлар «Ватанны саклаучылар» фондының Эксперт советына тапшырыла. Әгәр карар уңай булса, белгечләр соңгы үлчәүләр ясау өчен чыгып китә. Һәм, ниһаять, соңгы этапта барлык кирәкле әйберләр урнаштырыла.
Фото: "Ватанны саклаучылар" фонды