Шулай ук бер герой лаеклы сугышчан бүләк – генерал Миңнегали Шәйморатов медале алды.
Фонд филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина баһадирдай ир-атларны озак көтелгән документ һәм яңа статус алулары белән котлады.
— Без сезне фонд филиалында күрүебезгә һәрвакыт шат. Безнең белгечләр сезне борчыган мәсьәләләр буенча консультацияләргә һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер, — диде Гөлнур Галинур кызы.
Яугир ир-егетләр исә фонд филиалы хезмәткәрләренә бергәләп эшләгәннәре, документларны рәсмиләштерүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Ветераннарны яңа статуслары белән котлыйбыз!
Фото: «Ватанны саклаучылар» фонды.