«Башкирский батальон» telegram-каналы Баймак районының 2нче Эткол авылыннан кыю хатын Вәзимә Елкыбаева турында язган.
Вәзимә Елкыбаева табиб булып эшләгән. Госпитальләрдә медицина персоналы җитмәвен белгәч, ул хезмәттәше белән бергә фронтка яралы сугышчыларга ярдәм итәргә барырга булган.
"Интернетта яраланганнарның фотоларын һәм видеоларын күргәч, алар кызганыч булып китте. Мин тәүге белемем буенча фельдшер, беренче ярдәм күрсәтүдә тәҗрибәм бар. Ләкин сугышта барысы да без уйлаганча бармый. Мин госпитальгә түгел, блиндажга эләктем", - ди Вәзимә.
Медротада эшләгәндә ул шартлау тавышларына һәм тревога сигналларына күнеккән, куркуны җиңәргә өйрәнгән. Ләкин ул үзенең ике кызын һәм туганнарын сагына.
"Һәр көн — сынау, әмма илебезне саклаучыларга ярдәм итә алуым белән горурланам", — ди Вәзимә Елкыбаева.
Фото: "telegram-канал "Башкирский батальон"