Акция кысаларында музей «Бетеү» кыска метражлы фильмын күрсәтте һәм фикер алышуны оештырды.
«Бетеү» (12+) кыска метражлы нәфис фильмының тарихы нигезендә — 2022 елның җәендәге реаль вакыйгалар. Сюжет буенча героиня бердәнбер оныгын СВОга хезмәт итәргә җибәрергә теләми. Аны туктатыр өчен ул гаилә сакчысын — бетеүне тартып ала. Үз хатасын аңлап, хатын-кыз гуманитар ярдәм белән талисман җибәрергә тырыша, ләкин бу алай ук җиңел түгел булып чыга. Фильм Ишембай районының Макар авылында матур урыннарда төшерелгән, анда М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры һәм Салават драма театры актерлары уйный.
Фото: Башинформ