4520000 сумнан башлана
2025 елның 1 гыйнварыннан республикадан Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән ир-атларга түләүләр күләме шактый артты. Хәзер алар бер тапкыр ─ ике миллион сум, ә частька килгәч, ай саен ким дигәндә 210 мең сум хезмәт хакы алачак, аның күләме званиегә һәм вазыйфага бәйле.
Шул рәвешле, хезмәтнең беренче елында гына да һәр контрактчы ким дигәндә 4520000 сум алачак. Шулай ук сугышчыларга аерым казанышлары – дошман техникасын кулга төшергән һәм юк иткән өчен бүләкләү каралган. “Leopard”, “Abrams” яки “Challenger” танкын юк итүчеләр 500 мең сум алачак, ә аларны кулга төшерүчеләр – бер миллион сум.
40тан артык ташлама һәм өстенлекләр
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәрберсенә һәм аларның гаилә әгъзаларына 40тан артык төрле ташлама каралган.
Алар арасында шифаханәләргә түләүсез юлламалар, фатир сатып алуга 500 мең сум ташлама, балалар өчен түләүсез белем алу һәм туклану, транспорт салымыннан азат итү, социаль хезмәткәрләрнең түләүсез ярдәме, зур ташлама белән утын китерү, Мәскәүдә Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы кунакханәдә түләүсез яшәү, түләүсез юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү.
Бер көн эчендә рәсмиләштерү
Хәрби контрактны запаста булган, шулай ук хәрби хезмәт узмаган 60 яшькә кадәр ир-атлар (сирәк белгечлекләр һәм аерым очраклар өчен ─ 65 яшькә кадәр) төзи ала. Контракт срогы рядовойдан алып сержантлар составына кадәр – бер елдан һәм аннан да күбрәк, прапорщиктан алып офицерга кадәр ─– өч елдан һәм аннан да күбрәк.
Хәрби комиссариатка яки “Защитник” үзәгенә (Уфа, Зәки Вәлиди урамы, 2, яки Элеватор урамы, 15) мөрәҗәгать итегез. Үзең белән паспорт, хәрби билет (булган очракта), туу турында таныклык (шулай ук балаларга), белем, никах, яки никахны таркату турында документлар, ИНН, СНИЛС, банк картасы реквизитлары (“МИР” түләү системасы – мәҗбүри) булырга тиеш. “Защитник” үзәгендә медкомиссия узарга һәм барлык документларны тәүлек эчендә “бер тәрәзә” режимында имзаларга мөмкин. Шунда ук банк картасын рәсмиләштерергә, документларны тергезергә ярдәм итәчәкләр, бушлай кунарга урын һәм өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин итәчәкләр. Тулырак защитник-рб.рф сайтында яисә +7 (800) 550-55-25 телефоны буенча белергә мөмкин.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына
СВОда катнашучыларның барысы да федераль ташламалар бирүче хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын ала. Менә аларның иң мөһимнәре:
– Пенсиягә өстәмә түләү (ел саен индексацияләнә, әле якынча 4 мең сум);
– Йортны карап тоту һәм капиталь ремонт, шулай ук социаль торакны арендага алу өчен түләүнең яртысын компенсацияләү;
– Милеккә: фатирга, йортка, гаражга салым түләргә кирәкми. Ташламаны һәр төрдәге бер объектка─ бер фатирга, бер йортка һәм бер гаражга бирәләр.
– Алты сутый җир өчен салым түләргә кирәкми. Аны бу мәйданнан артканына гына исәплиләр.
– Пенсиягә чыккач, ветераннар хезмәт вакытында беркетелгән ведомство поликлиникаларында һәм дәваханәләрендә хезмәтләндерелә.
– Сугыш хәрәкәтләре ветераннары ел саен үзләренә уңайлы вакытта отпуск алу хокукына ия. Шулай ук, аларның төп ялдан тыш хезмәт хакы сакланмаган рәвештә 35 көнгә кадәр ялга китү хокукы бар.
– Сугыш хәрәкәтләре ветераннары эш бирүче исәбенә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин.
Банк кредитларын да кичерәләр
Русия Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең яңа чараларын эшләде. Премьер-министр Михаил Мишустин белдерүенчә, банк белән хәрби хезмәткәр һәм аның хатыны арасындагы кредит килешүе буенча йөкләмәләрне туктату өчен нигезләр исемлеге киңәйтеләчәк. Хәрби бурычларны үтәгән өчен дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән яки хезмәттән азат ителгән СВОда катнашучылар бурычларын каплата алачак. Шулай ук, алардан су, җылылык, газ, электр энергиясе өчен түләүләр буенча бурычларны һәм башкарма җыемны да түләтмәячәкләр.
“Тиешле закон проекты Хөкүмәт тарафыннан әзерләнде. Аны Дәүләт думасыннан коллегаларыбыз да оператив рәвештә карар, дип өметләнәбез”, – диде Михаил Мишустин.
Элегрәк белдерүебезчә, 2024 елның 1 декабрендә Русиядә ким дигәндә бер елга контракт имзалаган очракта СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына кредитлар буенча 10 миллион сумга кадәр бурычларын гамәлдән чыгару хокукы бирүче закон үз көченә керде. Төп шартлар ─ бурычны түләтү турындагы суд акты үз көченә кергән, кредит оешмасы башкарма документны тапшырган яки финанс компаниясе гаризасы буенча башкарма производствоны 2024 елның 1 декабренә кадәр кузгатканнар. Беренче айда ук бу мөмкинлектән Башкортстаннан берничә кеше файдаланды, аларга карата башкарма производство туктатыла, ─ дип белдерделәр Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Башкарма производствоны туктату турында гаризаны шәхсән алып килергә яки туганнар аша тапшырырга, электрон почта аша җибәрергә, “Дәүләт хезмәтләре” аша заявка калдырырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7(347)272-16-46.
ИГЪТИБАР!
СВОда катнашучының гаилә әгъзасы булып кемнәр санала?
1. Рәсми хатыны яки ире (хатыны махсус хәрби операциягә киткән очракта, мәсәлән, шәфкать туташы булып).
2. Эшкә сәләтсез яшьтәге ата-аналар яки уллыкка алучылар (инвалидлар һәм пенсионерлар).
3. Әти-әниләре булмау сәбәпле, баланы кимендә өч ел тәрбияләгән һәм караган әби һәм бабай.
4. Баланы кимендә биш ел тәрбияләгән һәм караган эшкә сәләтсез яшьтәге үги ата һәм үги ана.
5. Балигъ булмаган балалар һәм 23 яшькә кадәр студент балалар.
6. 18 яшькә кадәр инвалид булган балигъ балалар.
Фото: башинформ