Махсус операциядә яраланган катнашучыларның әти-әниләре һәм хатыннары елына 35 календарь көнгә кадәр түләүсез ялга хокук ала. Русия Хезмәт кодексына тиешле төзәтмәләрне беренче укылышта Дәүләт думасы депутатлары кабул итте.
Закон проекты тулысынча хупланган очракта, эш бирүче мондый отпускны гаризада күрсәтелгән вакытка бирергә тиеш була.
Дәүләт думасы сайтында шулай ук СВО катнашучысы һәлак булган очракта ата-аналар һәм тол хатыннар (тол ирләр), документ нигезендә, коллектив килешүдә каралганмаган булса да, өстәмә отпускны (хезмәт хакын саклап калмыйча) 14 көнгә кадәр рәсмиләштерә алачаклар, дип билгеләп үтелә.
Хәзерге вакытта күрсәтелгән чаралар өлешчә гамәлдә, ләкин СВОның барлык катнашучыларына да кагылмый. Закон фронтовикларны һәм аларның гаилә әгъзаларын социаль яклауны көчәйтәчәк, ялга гарантияләрне арттырачак, дип ассызыклады парламентарийлар.
Фото: bashinform.ru