+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
25 гыйнвар 2025, 09:45

“Без барысыннан да көчлерәк булырга тиеш!”

Гомерен хәрби хезмәткә багышлаган СВО ветераны Илнур Карабулатов шулай ди.

“Без барысыннан да көчлерәк булырга тиеш!”“Без барысыннан да көчлерәк булырга тиеш!”
“Без барысыннан да көчлерәк булырга тиеш!”
“Сугыш йөрәктән эзсез китми, ул авыр яралар калдыра. Ләкин аларны гаилә һәм туган як дәвалый”, – ди Әбҗәлил районыннан хәрби хәрәкәтләр ветераны Илнур Карабулатов. Аның иңнәрендә – 20 елдан артык хәрби хезмәт һәм дүрт “кайнар” нокта.

Ул үз вакытында биология һәм химия укытучысы белгечлеге алган, әмма армия хезмәтеннән соң Оборона министрлыгы белән контракт имзалаган һәм шуннан бирле аның тормышы хәрби хезмәт белән тыгыз бәйле – Абхазия, Карабах, Сүрия. 2022 елның февралендә бу исемлеккә Украинадагы махсус хәрби операция дә өстәлгән.

Илнур Карабулатов Русия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, “Сугышчан батырлык өчен”, “Хәрби батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

– Махсус хәрби операция игълан ителгән елда Самара өлкәсендә Оборона министрлыгының хәрби частенда хезмәт итә идем. Аннан безне Донбасска, Черниговка юнәлешенә җибәрделәр. Бүлекчә командиры булдым. Алгы сызыкка кергәндә, өйрәнүләр үткәрелә дип уйладык. Ул вакытта СВО зонасында зур хәрби хәрәкәтләр булмады. Минск сөйләшүләре бара иде. Әмма, билгеле булуынча, Украина ягы конструктив карар кабул итмәде. Алга таба вакыйгаларның ничек үсеш алуын барыбыз да беләбез. Бу төбәктә авыллар һәм бистәләр бушап калды. Кешеләр, үз йортларын калдырып, Русия төбәкләренә күченде. Бары тик өлкән яшьтәге кешеләр генә калды. Без алардан ни өчен калуларын сорадык. “Безгә тынычлык килүен күрергә телибез. Монда – безнең йортлар. Аларда безгә яшәргә”, – диделәр, – ди Илнур Карабулатов “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында.
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән вакытта дустанә булмаган илләр Русиягә каршы агрессиягә күптәннән әзерләнгән дигән нәтиҗәгә килгән ул. Илнур Карабулатов сүзләренчә, безнең сугышчылар пилотсыз очу аппаратларының өстенлекләрен һәм мөмкинлекләрен белә, ләкин дроннар дошманның удар звеноларының берсе булыр дип уйламаганнар.

– Минем карашка, безнең Кораллы Көчләргә күптән БПЛА кертү таләп ителә иде. Аларның эшен Сүриядә күрдек. Хәзер, әлбәттә, бездә дә белгечләр бар. Ләкин фронттагы беренче айларда хәрби фәнне яңача өйрәнергә туры килде. Шуңа күрә барлык контрактчыларга яңа технологияләрне өйрәнергә, әлеге тема буенча материаллар укырга, гомумән, заман белән бергә атларга киңәш итәм. Сер түгел, сугыш кырында турыдан-туры бәрелешләр вакытында да каршы яклар коптерлар, артиллерия, авыр сугыш техникасының төгәллегендә күбрәк ярыша. Сугышның характеры күптән үзгәрде һәм без барысыннан да көчлерәк булырга тиеш, – ди махсус хәрби операция ветераны.
Илнур Карабулатов әйтүенчә, ул һәрвакыт шаян кеше булган, мәзәкләр сөйләп көлдерергә яраткан. Аның үзенә холкы үзгәрмәгән кебек тоела, ләкин якыннары башка фикердә.

– Очрашканда дуслар, танышлар, сыйныфташлар минем уйчанрак, җитдирәккә әйләнүемне әйтә. Хәзер СВОда хезмәт итмим, тик махсус хәрби операция тормышымда кала. “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстандагы филиалында социаль координатор булып эшлим. Эш җаваплы, бурычлар күп. Минем карамактагылар арасында фронттан кайткан ветераннар күп. Аларга социальләшергә, юридик мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәбез, документларын тергезәбез, торакны җайлаштыру буенча эшлибез, дәвалануга урнаштырабыз. Моннан тыш, сугышчыларның гаиләләренә, өлкән яшьтәге әти-әниләренә ярдәм итәбез, – ди ул.

Илнур һәм аның хатыны Нариса ике бала үстерәләр – гаиләдә 15 яшьлек Илмир һәм 10 яшьлек Алинә тәрбияләнә. Ветеранның гаиләсе гарнизон шәһәрләрендәге тормыш белән яхшы таныш.
– Минем балаларым офицерлар һәм контрактчыларның балалары белән янәшә үсте. Алар барысы да әтиләренең гади һөнәр сайламавын аңлый иде. Илмир белән Алинә ул чакта кечкенә иде әле, шуңа күрә минем өйдә юклыгыма күнегеп үстеләр. Озакка сузылган командировкалар вакытында гаиләне бер ел һәм аннан да күбрәк вакыт күрми торырга да туры килә иде. Хатынымның нинди хисләр кичергәнен бик яхшы аңлыйм: “Чираттагы сәфәрдән өйгә кайтырмынмы?” Аңа бер-ике айга китәм дип әйтәм дә, бер елдан соң гына кайтам. Хатыным минем өчен – ышанычлы тыл һәм ныклы таяныч. Без күп еллар бергә, хатыным һәрвакыт минем таянычым булды һәм шулай булып кала да. Ир-егетләр көчле, бу, һичшиксез, шулай, ләкин хатыннарыбыз булмаса, без кем булыр идек? Алар сабырлык белән сугышчыларны көтә, барысын да аңлый, балаларны тәрбияли. Нариса солдат хатынының авыр язмышыннан бер тапкыр да
зарланмады.

Минем абыйларым да контрактчылар иде. За-мир – Сүриядә бронетранспортер белән идарә итте, мин командалык иткән подразделениедә хезмәт салды. Кече энем Рамазан – Хәрби-Һава көчләрендә хезмәт итте, машина йөртүче. Миңа калса, без яхшы тәрбия алдык. Мин укыган Советлар Союзы Герое Рәүф Дәүләтов исемендәге Хәлил авылы мәктәбе укытучылары гадел яшәргә һәм үз илеңнең патриоты булырга өйрәтте.

Моңа үсеп килүче буын да өйрәнә. Аларның Ватанны лаеклы яклаячакларына ышанам. Хәзерге балалар акыллы, максатчан, кызыксынучан, спорт белән актив шөгыльләнә, тарихны өйрәнә. Моңа мин алар белән Батырлык дәресләрендә, ярышларда, башка чараларда очрашканда күп тапкырлар инандым. Алар белән сөйләшкәндә, аларның махсус хәрби операциянең мәгънәсен, максатларын тирәнтен аңлавын күрәм, – ди Илнур Карабулатов.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас