Сертификат алуда гаиләгә «Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы координаторлары ярдәм итте.
Уңайлы йортта өй туен Дүртөйле районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсе үткәрергә планлаштыра. Башкортстандагы «Ватанны саклаучылар» фонды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Исмаел авылыннан Нуртдиновлар гаиләсенә фондның урындагы социаль координаторлары ярдәм иткән.
Мобилизациягә кадәр терлекче булып эшләгән сугышчының хатынына координаторлар торак шартларын яхшырту программасына ничек эләгергә икәнен өйрәткән. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча гаиләгә сертификат тапшырылды.
Фото: «Ватанны саклаучылар» фонды матбугат хезмәте.