Бу хакта шәһәр хакимияте башлыгы Денис Ирназаров социаль челтәрләрдәге үз битендә сөйләде.
"Бүген ул - алгы сызыктагы госпитальнең өлкән шәфкать туташы. Аның бурычларына яралыларга медицина ярдәме күрсәтү генә түгел, ә госпитальдә оештыру эшләре — документлар тутыру, материаллар белән тәэмин итү һәм эш өчен уңайлы шартлар тудыру да керә", — дип хәбәр итә Денис Ирназаров.
Татьяна «Башкортостан» мотоукчылар полкының Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасында хезмәт итә.
"Минем бүләкләрем һәм грамоталарым юк. Минем өчен иң зур бүләк — сугышчыларның төзәлгән яралары, аларның аякка басуы һәм Җиңүне алга таба якынайту өчен сугышчан иптәшләре янына кайтырга әзер булган шатлыклы һәм рәхмәтле йөзләре", — дип җиткерә хакимият башлыгы «Йолдыз» позывноен алган шәфкать туташы сүзләрен.
Фото: "ВК Дениса Ирназарова"