+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
27 гыйнвар 2025, 11:34

Җиңү белән исән кайтыгыз!

Уфада махсус хәрби операциядән ялга кайткан яугирләрне чираттагы тапкыр хезмәт итү урыннарына озаттылар.  

Җиңү белән исән кайтыгыз!
Җиңү белән исән кайтыгыз!

Үткән шимбәдә «Уфа-Арена» каршындагы мәйданда хәрби хезмәткәрләрне махсус хәрби операция уздыру зонасына озаттылар.
Ике атналык ялдан соң мобилизацияләнгәннәр сугышчан позицияләренә кайталар. Алар арасында үзләренең хәрби бурычларын беренче көннәрдән ук үтәүчеләр дә бар.

Кайбер сугышчылар өчен бу инде бишенче ял. Хәрбиләрне озатырга туганнары, якыннары һәм дуслары килгән иде.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларны билгеләнгән урынга уңайлы автобуслар белән илтәчәкләр, аларны Башкортстан Башлыгы кушуы буенча республика бүлеп бирә.

Исегезгә төшерәбез, контракт буенча хәрбиләргә хезмәтнең һәр 6 аенда, ә мобилизацияләнгәннәргә бүлекчә командиры төзегән график нигезендә ял бирелә.
Отпуск вакытында өйләренә кайткан хәрби хезмәткәрләргә якындагы военкоматта билгеләнергә кирәк. Моны кайтканның икенче көненнән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк.

Хәрби хезмәткәрләргә отпуск тәмамлангач янә билгеләнергә кирәк, хезмәт урынына китәр алдыннан яки шул ук көнне.
Иң якындагы хәрби комиссариатка кадәр 10 километрдан артык булса, авыл советында яки район хакимиятендә билге куярга мөмкин.

Фото Интернет челтәреннән.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас