“Ватанны саклаучылар” Гомумрусия фондының Башкортстан филиалы батыр якташларыбызга ярдәм итү буенча нәтиҗәле эш алып бара.
Шушы көннәрдә филиалда “Вагнер” шәхси хәрби компаниясенең элекке хезмәткәрләренә агымдагы елда беренче тапкыр “Сугышчан хәрәкәтләр ветераны” таныклыклары тапшырылды. Шулай ук, бер яугиргә генерал Миңнегали Шайморатов медале бирелде. Сугышчыларның шатлыгын уртаклашырга аларның туганнары һәм якыннары килде. Фонд филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина сугышчыларны озак көтелгән документ алулары һәм яңа статуслары белән котлады.
– Без сезне Фонд филиалында күрүебезгә һәрвакыт шат. Безнең белгечләр сезгә борчыган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирергә һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер, – диде Гөлнур Галинур кызы.
Сугышчылар, үз чиратында, Фонд филиалы хезмәткәрләренә бергәләп эшләгәннәре, документларны рәсмиләштерүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Шуны да билгеләргә кирәк: филиал төрле оешмалар һәм ведомстволар белән хезмәттәшлек турында 90нан артык килешү төзегән. Әлеге килешүләрнең төп максаты – махсус хәрби операция ветераннарына һәм Ватан өчен гомерен биргән геройларның гаиләләренә оператив һәм нәтиҗәле ярдәм күрсәтү.
Шул уңайдан филиал Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Башкортстандагы оешмасы белән дә хезмәттәшлек турында килешү төзегән.
– Хезмәттәшләребез белән күрү сәләтен югалткан махсус хәрби операция ветераннарын социальләштерү өлешендә бергә эшләячәкбез, дип килештек. Җәмгыять белгечләре ветераннарны үз чараларына җәлеп итәчәк, укуда, эшкә урнаштыруда ярдәм итәчәк, – диде Гөлнур Колсарина.
Шулай ук, “Ватанны саклаучылар” Гомумрусия фондының Башкортстан филиалы белгечләре торакны махсус хәрби операциядә катнашу барышында җәрәхәтләр алган инвалидлар ихтыяҗларына җайлаштыру буенча актив эш алып бара.
Социаль координаторлар ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне ачыкларга ярдәм итә. Торак урыннарын адаптацияләү инвалид һәм аның гаиләсе, милекчеләр яисә арендаторлар ризалыгы белән генә башкарыла.
Социаль координатор СВОда катнашучыга кирәкле документларны җыярга һәм муниципаль ведомствоара комиссиягә гариза бирергә ярдәм итә.
Фонд җитәкчесе урынбасары Ирек Зарипов аңлатуынча, эксперт, социаль координатор һәм махсус комиссия СВО ветераны янына бара, кирәкле үлчәүләр үткәрә һәм авырулар төре, катлаулылыгы буенча чек-битләрне тутыра. Шуннан соң мәгълүмат акт төзү өчен Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Инвалидлар проблемаларын өйрәнү үзәгенә тапшырыла, аннары ул Фонд филиалына кайтарыла.
Арытаба акт тикшерелә һәм торакны җайлаштыру өчен документларның тулы пакеты белән урындагы хакимияткә җибәрелә. Актны имзалаганнан соң документлар “Ватанны саклаучылар” фондының Эксперт советына тапшырыла. Әгәр карар уңай булса, белгечләр соңгы үлчәүләр ясау өчен чыгып китә. Һәм, ниһаять, соңгы этапта барлык кирәкле әйберләр урнаштырыла, тиешле шартлар булдырыла.
Ример НАСРЕТДИНОВ.