Төп бурыч – һава оборонасын тәэмин итү һәм Кызыл Лиман юнәлешендә безнең гаскәрләр һөҗүме өчен хәвефсез коридор булдыру.
Бу ротада хезмәт итүче солдатлар белән "БСТ" каналы журналистлары аралашты. Серебрянск урманчылыгында урнашкан радиоэлектрон көрәш төркемнәре аеруча зур роль уйный. Бу егетләрдән башка сугыш хәрәкәтләрен алып бару бик катлаулы, чөнки бөтен күк йөзе дроннар белән тулы. Һәм нәкъ менә РЭБ төркемнәре безнең пехотаны да, иң алгы линиядәге бурычларны үтәүче бронетехниканы да яклауны тәэмин итә.
"БСТ" каналы журналистлары төшергән кадрларда дошманның дроннарын юк итүне күрергә мөмкин. Безнең техника янына очып килгәндә ВСУ дроннары радиоэлектрон көрәш тәэсире астына эләгә һәм берничә метрда җиргә килеп төшә. Ягъни ориентирларын югалтып, көчле автомат уты астында калалар.
"Удав" позывнойлы сугышчы Белгород өлкәсендә туган. Контрактны аның кече ватаны ВСУ дроннары һөҗүме астында калгач төзегән. Әлеге вакытта ул безнең якташлар белән бергә хезмәт итә.
"Әлеге җиһаз "Дружинник" дип атала. Ул FPV һәм дроннар оча торган башка урыннарны ачыкларга мөмкинлек бирә. Дрон яисә башка нәрсәдер булуга радиосигнал булса, бу җиһаз аны шундук ачыклый. Шулай ук, ул дронның никадәр якын булуын билгеләргә ярдәм итә, - ди сугышчы.
Рота составында республиканың төрле районнарында туып-үскән егетләр хезмәт итә. Кече ватан да үзенең яклаучыларын онытмый. Ай саен гумконвойлар составында хәрби подразделение балалар хатларын һәм шәхси посылкаларны гына түгел, барлык кирәкле техниканы һәм махсус чараларны да ала.
Фото: БСТ