Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин фатыйхасы белән һәм Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте хакимияте җитәкчесе, төбәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәд хәзрәт Таҗетдиновның кушуы буенча ике ай элек Уфа шәһәреннән яугир-мөселманнар хезмәт итә торган хәрби частьләргә ярдәм озатылды, ә узган елның соңгы көннәрендә тагын бер сәфәр оештырылды.
Хәләл ит консервалары (12 мең банка) һәм озак саклана торган башка продуктлар сатып алынган, күпсанлы мөселман әдәбияты һәм атрибутиклары әзерләнгән. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте тарафыннан эшләнгән һәм бастырып чыгарылган дога китаплары да хәрби хәрәкәтләр зонасында солдатларны һәм офицерларны рухи яктан тәрбияләүче полк имамнары ничек кирәк булуын яхшы беләләр. Шулай ук поход китапханәләре һәм күчмә мәчетләр дә тулыландырылган, алар өчен дини әдәбият, шулай ук Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте флаглары һәм гыйбадәт кылу өчен кирәкле дини атрибутика озатылган.
Гуманитар ярдәмне Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең “Гыйбадуррахман” иҗтимагый хәрәкәте волонтерлары һәм “Җәннәт” Ислам мәдәни-агарту үзәге вәкилләре озата йөрде. Йөк дүрт ноктага озатылды: Иске Оскол, Луганск, Мариуполь, Дондагы Ростов, анда конвойны Көньяк хәрби округ бүлекчәләренә җибәрелгән Үзәк диния нәзарәте имамнары каршы алды.
Фото: cdum.ru