Конкурста профессиональ рәссамнар, скульпторлар, архитекторлар, СВО ветераннары, шулай ук кызыклы идеясе булган һәркем катнаша ала.
28 февральгә кадәр Федераль казначылыкның рәсми сайтында (https://roskazna.gov.ru/konkurs_eskizov) шәхси һәм төркем эшләре кабул ителә. Җиңүчеләрне һәм дипломантларны комиссия билгеләячәк, аның составына конкурсны оештыручылар һәм монументаль һәм рәсем сәнгатенең һөнәри берлекләре вәкилләре керәчәк. Нәтиҗәләр март аенда ясалачак.
"Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү – эшнең мөһим юнәлеше. Безнең геройлар барлык хөрмәтләргә лаек.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте