-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Батырлар дәвере
31 гыйнвар , 13:40

Башкортстанның "Халык фронты" Донецк балалар бакчасын шефлыкка алды

"Халык фронты" Донецк шәһәренең 23нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә йомшак уенчыклар тапшырды.

Башкортстанның "Халык фронты" Донецк балалар бакчасын шефлыкка алды
Башкортстанның "Халык фронты" Донецк балалар бакчасын шефлыкка алды
Нәниләрне сөендерү башлангычын Башкортстандагы "Халык фронты" вәкиле "Умас" позывнойлы сугышчы тәкъдим иткән. Ул Донецк юнәлешендә хәрби бурычларны үти. Изге эшкә беренчеләрдән булып "Салават Юлаев" хоккей клубы һәм республика мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы кушылды. Шулай ук Бәләбәй районы эшкуары җиһазларны ремонтлау өчен буяу биргән.

- Донбасс балаларына уенчыкларны зур шатлык белән тапшырабыз. Максатлы бүләкләр Донецк шәһәренең 23нче балалар бакчасы балалары өчен билгеләнгән. Аларга уенчыклар белән бергә җан җылыбызны да бирәбез. Балалар сәламәт һәм бәхетле булып үссен, - диде мәгариф хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Елена Хаффазова.

Бакчада яшь ярымнан алып җиде яшькә кадәр 34 бала тәрбияләнә. 20 гыйнвардан 75 балага исәпләнгән бакча тулы көнгә ачылган. Уенчыклар бик вакытлы туры килгән.

- Без партнерлар белән бергә шулай ук Луганск, Перевальск балалар йортларына ярдәм итәбез. Кушылырга теләсәгез, уенчыклар һәм балалар киемнәрен (яңа һәм этикеткалы киемнәр генә) Уфа шәһәре, Киров урамы, 1-138 адресы буенча алып килә аласыз. "Халык фронты" барысын да оператив рәвештә адресатларга җиткерәчәк, - дип ассызыклады" Халык фронты"ның Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Виталий Брыкин.

Фото: mgazeta.com


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: