+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
31 гыйнвар 2025, 13:15

Һичшиксез җиңәчәкбез!

Краснокама районыннан “Банзай” позывнойлы хәрби яугирләрнең вакытында һәм сыйфатлы туклануын тәэмин итү буенча җаваплы бурыч башкара.

Һичшиксез җиңәчәкбез!Һичшиксез җиңәчәкбез!
Һичшиксез җиңәчәкбез!
– Май башы иде. Чираттагы хезмәт көненнән соң дустым белән очрашып, автозапчастьләр кибетенә барырга сөйләштек. Иптәшемне көткән арада, махсус хәрби операциядә хезмәт итәргә чакыручы плакатка игътибар иттем. Һәм шунда ук игъланда күрсәтелгән номер буенча шалтыраттым. Ә инде 10 майда хәрби күнекмәләр үтәргә киттем, – дип искә ала “Банзай” Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган вакытны.

Аңа 38 яшь. Ул тумышы белән Краснокама районыннан, контрактка кул куйганга кадәр “Банзай” Яр Чаллыда заводта эшләгән. Ләкин махсус хәрби операциягә туган районыннан киткән.

– Дөресен генә әйткәндә, үзем хезмәт итәчәк бүлекчәне сайлау мөмкинлеге барын белми идем, “срочка”дагы кебек, кая җибәрсәләр, шунда барырмын, дип уйладым. Хәрби комиссариатта башта “Төньяк амурлары”н тәкъдим иттеләр. Ләкин “Башкортостан” полкы турында белеп, шуны сайладым. Мине тәүдә пулеметчы ярдәмчесе итеп куйдылар. Берничә көннән соң командование минем пешекчеләр курсын тәмамлавымны белеп, шул вазыйфага тәгаенләде. Шулай итеп пешекче булып киттем. Бер полкка ризык әзерләргә ничек өлгерербез икән, дип борчыла идем тәүдә, инде җайлаштык, өлгерәбез, егетләр яратып ашый, – ди “Банзай”.

Менә инде бер елдан артык “Банзай” алгы сызыкта. Ул полкта хәрбиләрнең үзара дус, тату булуын ассызыклый. Шулай ук командирларның яхшы булуын билгели. Аның сүзләренчә, алар сугышчыларга бик игътибарлы.

– Командирлар махсус хәрби операция зонасында безнең әтиләр һәм абыйлар кебек. Аларга нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, тулы җавап аласың. Соңыннан күңелсез хәлгә тарымас өчен, башта ук сорау бирү, аңламаганыңны ачыклау яхшырак. Командирлар барысын да аңлатып бирәчәк. Монда беркем дә яңа килгән солдатларга кырын карамый, киресенчә, һәркем тәҗрибә белән уртаклашырга әзер, – ди сугышчы.
 
“Банзай” яшьлегендә көнчыгыш көрәшләре белән мавыккан. Аның позывное да – шуннан.

– “Банзай” японча “Ура” кычкыру булуын барысы да белә торгандыр. “Ура!” кычкырып, безнең дәү әтиләребез алышка күтәрелгән, җиңү яулаган. Без дә Җиңүгә таба барабыз, һичшиксез, җиңәчәкбез! Ә әлегә мин мөһим эш башкарам: сугышчыларның тамагы тук булуын хәстәрлим. Ач сугышчы – сугышчы түгел, аның хәле булмый, шуңа да пешекче кебек “юк кына” һөнәргә дә күп нәрсә бәйле! – ди “Банзай”.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас