-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Батырлар дәвере
1 февраль , 09:20

Кайгың белән ялгыз калма!

Гафури районында махсус хәрби операциядә улларын югалткан Шәфыйковлар гаиләсе башкаларга хәсрәтләрен кичерергә ярдәм итә.

Кайгың белән ялгыз калма!
Кайгың белән ялгыз калма!

Гафури районына юл төшкәндә, уллары махсус хәрби операциядә изге бурычын үтәгән, яки һәлак бул­ган гаиләләрдә булып, хәл-әхвәлләрен белешәбез, ватанпәрвәр, кыю яугирләрне ничек үстерүләре белән кызыксынабыз. Бу юлы райондагы “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы җитәкчесе Рәмзия Юлмөхәммәтова безгә Шәфыйковлар гаиләсен тәкъдим итте. “Бик ачык, сөйкемле кешеләр. Уллары СВОда һәлак булды. Ләкин алар үз эченә бикләнмәде, кайгыларын эчкә йотмады, кешеләр белән аралашырга тырышты. Хәзер үзләре һәлак булган солдатларның әти-әниләренә булыша, үзенчәлекле психолог хезмәтен үти”, ─– диде ул безгә.

Шәфыйковларның зур күркәм йортлары бусагасын атлап кергәч тә без, чыннан да, бик үзенчәлекле гаиләгә эләгүебезне аңладык. Бу йортны ничек төзүләре турында тәфсилләп сөйләде алар. Нияз белән Гөлсинә башта Красноусол шифаханәсендә эшләгәннәр. Аннары эштә үзгәрешләр булып, кредит түләве авырлашкач, уллары үсеп, арытаба аларны укытырга кирәклеген дә истә тотып, Мәскәүгә Домодедово аэропортына җыештыручы булып эшкә киткәннәр. Анда ике ел тулай торакта яшәп, шактый гына сумма туплаганнар. Мәскәүдән туры вахта белән Себергә юлланганнар. Гөл­синә – пешекче, Нияз буяучы булып эшләгән. 2021 елда кайтканнар.

Шәфыйковлар ике малай үстергән. Олы уллары Алмаз – 1994 елда, Азатлары 2002 елда туган. Алмаз, мәктәпне тәмамлап, Салават медицина колледжына укырга кергән. Аннары армиядә Әстерханда фельдшер булып хезмәт иткән. Ләкин кайткач, Алмаз бу һөнәре буенча эшләмәгән, шәхси төзелешләрдә йөргән. Өйләнгән, улы Дамир туган.
2022 елда Алмаз мобили­зациягә эләгеп, Ватан сагына киткән.

– 26 сентябрьдә озаттык. Ни булганын аңламый да калдык. Башта Казанда әзерлек үт­теләр. 28 октябрьдә –─ Ростовка, аннары 28 ноябрьдә Украинага алып киттеләр. Азат улыбыз Ишембайда кадет корпусын тәмамлап, Казанда танк хәрби училищесында укый иде. Алар укыган чакта мобилизацияләнгәннәрне хез­мәтләндерде. Шунда абыйсы белән очрашканнар. Бер ай бергә булганнар. Алмазның медицина белеме булгач, Азат аны медик булыр дип документларын әзерләсә дә, Алмаз риза булмаган. Санитар-пулеметчик булып хезмәт итте улыбыз.

Безнең балалар шунда ук Кременнойга барып кергән. 2023 елның 7 гыйнварында соңгы тапкыр шалтыратты. “Сөйләшергә вакытым юк. Әлегә пулеметта мин үзем генә. Җае чыккач шалтыратырмын”, ─ диде. “Үзеңне сакла!” ─ дип кенә әйтә алдым. Саклый алмады. Махсус хәрби операция зонасына керүенә 40 көн дигәндә, 8 гыйнварда һәлак булды йөрәк парәбез. Алып кайтканнарын бер айлап көттек. З фев­ральдә җир куенына салдык. Батырлык, Шәйморатов орденнары, Георгий тәресе белән бүләк­ләнде улым. Быел 22 майда Алмаз укыган 3нче мәктәптә аның якты истәле­генә тактаташ ачылды.

Алдарак әйтүемчә, бүген Шәфыйковлар, шулай дип әйтергә яраса, актив тормыш алып бара. Активлык шуннан гыйбарәт, алар балалары һәлак булган гаиләләргә беренчеләрдән булып барып, кайгыларын уртаклаша, тормышка кайтарырга тырыша.

– Үземнән беләм, балаң­ның һәлак булу хәбәрен алгач, бер кешене дә күрәсе килми. Ләкин үз-үзеңә бикләнү дә начар. Күптән түгел бер гаиләгә шундый кайгы килде. Бө­тенләй ябылдылар, рәсми кешеләрне дә якын җибәр­мәделәр. Мин аларга кереп, аз-азлап сөй­ләшеп, бераз тынычландыра алдым. Башкаларга да булдыралганча ярдәм итәргә тырышам. Мондый авыр кайгы үземнең баштан кичкәч, кешеләрне ничек юатырга кирәклеген бераз чамалыйм. Аларны үзебезгә дә чакырабыз. Җәен походларга, сәяхәтләргә йөрдек. Гуманитар ярдәм җыюда, мемориаль такта ачуда катнашабыз. Район чараларында булабыз. Көзен Имәндәш авылында корбан чалдырдык. Биш гаилә: Галиевлар, Харисовлар, Йосыповлар, Гобәйдуллиннар һәм без 22 июнь ─– сугыш башланган көнне уллары һәлак булган гаиләләрне чакырдык.

Шушы хезмәтләрен бәяләп булса кирәк, Гөлсинә ханымга “Хатын-кыз – милләт анасы” билгесе тапшырылган. Аны “Ватанны саклаучылар” фон­дының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина тапшырган.

Әйткәндәй, әлеге фондның филиалы Гафури районында да бик яхшы эшләп килә. “Безнең улыбыз һәлак булган вакытта бу оешма юк иде әле. Югалып калгандай булдык, ─ ди Гөлсинә. ─ Хәзер алар безгә туганыбыз кебек якын. Яр­дәмнәрен һәрдаим тоябыз. Рәмзия Юлмөхәммәтова ─ тәҗрибәле белгеч. Барыбызга да җылы сүзен, кирәкле киңәшен таба. Кеше белән аралашсаң, җиңелрәк бит. Сөйләшәбез, елашабыз, Ватаныбызны безнең балалар якламаса, кем яклар иде, ярый әле туган җирләренә кайтып сыендылар, дибез...”

Гөлсинә ханым 90 яшьлек бианасын да карый. Мәрзия апа бу сугышта ике оныгын югалткан. Ниязның Татарстанда яшәүче апасының улы да Украинада һәлак булган. “Чын патриот, үзе теләп киткән иде...” ─ ди Гөлсинә.

Алмазның хатыны Регина белән күрешү форсаты ти­мәде. Ләкин аның бер тапшыруда әйткән сүзләрен китереп китәсе килә: “Алмаз бик кыю, батыр кеше иде, бернәрсәдән дә курыкмады, –─ диде ул. ─ Дуслары белән сөй­ләштем. Алар аның артыннан командирга ияргән кебек ияргән. Ул гел алда барган. Улыма әйтәм: “Горурлан әтиең белән!” – димен”.

“Улыбыз арабызда булмаса да, ансыз тагын кышлар, язлар килсә дә, сабыеның йөзендә аның төсен күреп сөенәбез. Тормыш дәвам итә...” ─ диде Гөлсинә ханым хушлашканда.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: