-5 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
10
Батырлар дәвере
1 февраль , 16:50
"Сез - батырлык һәм кыюлык үрнәге!"
«Башкортстан» мотоукчылар полкының 120 хәрби хезмәткәрен кыска вакытлы ялдан соң хәрби бурычларны үтәү районына озату тантанасы, традиция буенча, "Уфа-Арена" мәйданында узды.
"Сез - батырлык һәм кыюлык үрнәге!"
Тантанада Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, хәрби комиссар урынбасары, подполковник Ринат Латыйпов, Уфаның Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Фәнүр Каюмов, Ленин районы хакимияте башлыгы урынбасары Андрей Семенов катнаштылар.
- Хөрмәтле хәрбиләр, сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз! Без сезнең белән горурланабыз! Кыска вакытлы ялдан соң сез янә махсус хәрби операция зонасына китәсез. Бүген Башкортстанда туган меңләгән кеше, Русия гаскәренең данлы традицияләрен дәвам итеп, Ватанга хезмәт итү үрнәген, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, хәрби бурычын намус белән үти. Бүген сез барыгыз да безнең өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге булып торасыз. Ышанам ки, сез куелган барлык бурычларны да үтәрсез, – диде Ирек Сәгыйтов.
«Башкортстан» полкын республикабызның горурлыгы дип атыйлар. Полк сугышка сәләтле подразделениеләрнең берсе дип танылды, аның шәхси составы югары мотивация һәм җаваплылык белән аерылып тора. Полкта инде бүләкләнгән һәм югары дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителгән сугышчылар аз түгел, шул исәптән "Русия Герое"ның алтын йолдызын да кертеп.
Бу хакта "Молодежная газета" сәхифәсендә Сергей Чудаковның материалында тулысынча танышырга була:
https://mgazeta.com/news/SVO/2025-02-01/segodnya-iz-ufy-120-voennosluzhaschih-posle-otpuska-otpravilis-na-svo-4104761
Фото: Динар Кәлимуллин
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас:
Cайт использует файлы cookie и сервисы сбора технических данных посетителей.
Продолжение пользования сайтом является согласием на применение
данных технологий
Принять