+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
4 февраль 2025, 05:20

Исән-сау, Җиңү белән кайтыгыз!

Кыска вакытлы ялдан соң махсус хәрби операциядә катнашучыларны хезмәт итү урыннарына озаттылар.

Исән-сау, Җиңү белән кайтыгыз!Исән-сау, Җиңү белән кайтыгыз!
Исән-сау, Җиңү белән кайтыгыз!
“Уфа-Арена каршындагы мәйданга хәрбиләрне озатырга аларның әни-әтиләре, хатыннары, балалары килгән иде. Вице-премьер Ирек Сәгыйтов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сугышчыларны сәламләде һәм фидакарь хезмәт өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул билгеләп үтүенчә, меңнәрчә якташларыбыз хәрби бурычын намус белән үти, Русия гаскәрләренең данлы традицияләрен дәвам итә, батырлык һәм каһарманлык күрсәтә.

–  Башкортстан сугышчылары һәрвакыт Ватанга хезмәт итү үрнәген күрсәтте. Сезнең алда түбәнчелек белән баш иям. Без алгы сызыктагы хәлләрне беләбез. Ышанам ки, сез Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең Югары Башкомандующие, Генераль штабы куйган барлык хәрби бурычларны намус белән үтәрсез. Без һәрвакыт сезгә ярдәм итәчәкбез. Кичә генә 143нче гуманитар конвой җибәрелде. Бу – республикада өстенлекле бурычларның берсе. Ярдәм иттек һәм ярдәм итәчәкбез. Иң мөһиме Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтыгыз, – диде Ирек Сәгыйтов.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас