Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренең, хатыннарының һәм балаларының кайгысын уртаклашты һәм аларга генерал Шәйморатов орденын тапшырды.
"Егетләр Ватан өчен үз гомерен бирде. Аларның һәркайсы ахырга кадәр үз бурычын үтәде. Алар чын геройлар, һәм безнең уртак бурычыбыз - алар турындагы истәлекне саклау, - диде Радий Хәбиров. - Сез чын ир-атларны, патриотларны, Ватанны саклаучыларны тәрбияләгәнсез, алар хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Улларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Безнең төп бурычыбыз-аларны истә тоту, истәлекләрен мәңгеләштерү, даими кайгыртучанлык күрсәтү, ата-аналарны, аларның гаиләләрен һәм балаларын игътибар белән чолгап алу".
Башкортстан Башлыгы республика кардиоүзәгендә һәлак булган СВОда катнашучыларның ата-аналарын савыктыру һәм реабилитацияләү программасы эшләнүен искәртте.
«Сезнең үзегезне саклавыгыз, сәламәтлегегез турында кайгыртуыгыз мөһим, күпләргә оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәргә кирәк, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Һәм, әлбәттә, һәлак булган яугирләрнең гаиләләренә ярдәм итү - муниципалитет башлыкларының беренче чираттагы бурычы. Алар сезнең белән һәрвакыт элемтәдә булырга, сезне чараларга чакырырга, көнүзәк проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәргә, шулай ук һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча барлык чараларны күрергә тиеш».
Төбәк җитәкчесе шулай ук СВОда катнашучыларның ата-аналары үтенече буенча йөкләмәләр бирде.
Фото: башинформ