Махсус хәрби операциядә ил иминлеге өчен үз-үзен аямый көрәшкән каһарман ир-егетләребез мәнфәгатьләрендә хезмәт куйган якташлар һәрдаим соклану, ихтирам хисе уята. Волонтерлык – яшәешкә үзенчәлекле караш, кешелек кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән тулы бер фәлсәфи дөнья ул. Махсус төркемнәргә берләшүчеләр йөрәкләрдә изгелек чаткылары кабыза, илһамландыра, җәмгыятьне ваемсызлык баткагыннан арындыра.
Октябрьский шәһәрендә дә бихисап андый игелекле кешеләр. Мәсәлән, “Оберег” (“Саклагыч”) волонтерлар төркеме инде башка шәһәр-районнарда да танылу ала. Төрле яшьтәге һөнәр вәкилләре уртак эшкә җәлеп ителә. “Оберег” менә өченче ел инде үз атамасын тулысынча аклый, яугирләребез күңелендә якты өмет-ышаныч уята, аларның рухын ныгытуга булышлык итә. Төркемнең оештыручылары һәм җитәкчеләре – шәһәрдә киң билгеле, дәүләт бүләкләренә ия булырга өлгергән ике гаилә пары: Лүзия һәм Фәнис Хәйретдиновлар, Лилия һәм Константин Вельбойлар.
“Тәүдә фронтка озату өчен блиндаж шәмнәре җитештерү белән шөгыльләндек, – дип хәтерли Лүзия ханым. – Аннары маскировка челтәрләре үрергә керештек. Безнең өчен яңа, бөтенләй таныш булмаган эш, башыннан ахырынача өйрәнергә, эш серләренә акрынлап төшенергә туры килде. Тырышлык бушка китмәде. Шул ук елның апрель ахырында тәүге ятьмә фронтка озатылды. Әйткәндәй, сугышчыларыбыз аны бик югары бәяләде. Битараф булмаган октябрьскийлылар бу эшкә дәррәү кушылды. Иң беренче Бакча боҗрасы, 55 адресы буенча күмәкләп челтәр үрә башладык. Кыенлык шунда иде, әлеге хезмәт төре шактый үзенчәлекле. Мисалга, тасмаларны 45 градуслы почмак ясап кисәргә кирәк, алар яфрак сыман ачылырга тиеш, моңа ирешү җиңелдән түгел, әлбәттә. Янә дә челтәр төсләренең табигый шартларга яраклашуы мотлак: җәй көне яшел, көзен саргылт, кыш көне исә каралган карны хәтерләтергә тиеш. Безнең ятьмәләргә сорау зур, чөнки алар югарыда әйткәнебезчә, табигый шартларны хәтерләтә. Мисалга, күптән түгел төркем исеменә Запорожье юнәлешеннән рәхмәт килеп иреште. Блиндажны тулысынча каплаган ятьмәбез, рәхмәт төшкере, солдатлар гомерен саклап калган! Дошман дроны челтәргә уралган. Баксаң, дрон безнең ятьмәне ландшафттан аера алмый икән, чөнки дөрес киселгән тасма куак, яфрак кебек җилдә тирбәлүчән. Гомумән, маскировка челтәрләре өчен рәхмәт сүзләрен еш ишетергә туры килә. Бу исә тагы да канатландыра, эшкә илһамландыра”.
Челтәр үрүче хатын-кызлар даими эш урынына килгәндәй, бер көнне дә калдырмаска тырыша. Үзара аралашалар, киңәшләшәләр, догалар укыйлар. Саклагыч челтәрләргә кул гына түгел, җан җылысын да кушалар.
“Маскировка костюмнары да җитештерелә төркемдә, – ди Лүзия ха-
ным. – Әйтергә кирәк, аларны бары тик ике кеше генә ясый. Сәбәбе – үтә четерекле, гаять түземлек сорый торган эш бу, өстәвенә, нечкә-нәфис кул-бармаклар булу кирәк”.
Әйе, ни генә димә, һәр нәрсәнең үз җае. Гуманитар йөк әзерләү-озату хакында да онытмыйлар. Шәфкать ияләре ут-ялкын эчендәге ватандашларының хәлен ничек тә җиңеләйтергә омтыла. Кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә теләк белдерүчеләр саны көннән-көн арта бара. Гаҗәп тә түгел – ата-бабалардан калган, каныбызга-рухыбызга сеңгән күркәм гамәл, намус, йөрәк кушуы бу!
“Шөкер, күмәк эш нәтиҗәсен бирми калмый. Барысы да Җиңү хакына! Ир-егетләребез исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсын. Тынычлык урнашсын. Ә без исә арытаба да мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышырбыз”, – ди волонтерлар.
Сәлия Гарифуллина.