«КЭП» һәм "Батя" бергә үскәннәр, СВО башлангач, бергәләп Ватанны сакларга киткәннәр. Фронтта дуслар төрле подразделениеләрдә хезмәт итә, шуңа да еш күрешә алмый.
"Батя" белән бер-беребезне күптән беләбез, 50 елдан артык таныш, - ди “Кэп". - Хәзер без СВОда да бергә. Монда, әлбәттә, сирәк очрашабыз. Бу юлы гуманитар йөкне кабул иткәндә очраштык. Районыбыз халкына зур рәхмәт. Якташларыбыз зур, мөһим эш белән шөгыльләнә, махсус операциягә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Без моны сизәбез, бәялибез. Район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов белән очрашуга бик шатландык. Дуслар, Ходай сезгә сәламәтлек бирсен. Без, һичшиксез, җиңү белән кайтачакбыз!
Аскын районында яшәүчеләргә фронтка ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Иптәшләргә, сыйныфташларга, шулай ук маскировка челтәрләре үрүче һәм блиндаж шәмнәре коючы волонтерларга аерым рәхмәт. Барыгызга да һәм туганнарыгызга да сабырлык һәм сәламәтлек", - диде ул.
Фото: bashinform.ru