«Каспий» билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция аның тормышында һәм һөнәрендә бөтенләй яңа этап булган.
"Мин СВО зонасына 2023 елда киттем. Моңа кадәр ашыгыч ярдәмдә 18-19 ел эшләгән идем. Беренче сугышчан эпизод аеруча истә калды, беренче ут позицияләренә генә кергән чакта төнлә безгә «Баба-яга» дроннары һөҗүм итте. Ул чакта бездә дүрт яралы бар иде. Барысын да җыю, ярдәм күрсәтү, эвакуация оештыру шактый катлаулы булды. Шулай да монда минем өчен бернинди яңалык та булмады, чөнки инде тыныч тормыштагы эшемдә дә охшаш хәлләр белән очрашканым булды», – ди герой.
Фельдшер сүзләренчә, һәркемнең нәкъ менә үз урынында булуы мөһим, чөнки үз эшен белмәгән яки яратмаган кеше аны тулы көченә эшли алмаячак.
"Сугышта бу хәлиткеч роль уйнарга мөмкин", - дип билгели «Каспий».
СВО зонасында хезмәт итү өчен контрактка кул куярга теләгән һәркем үзен кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 номерлы бердәм белешмә номеры, 122 яки (347) 218-19-19 номеры буенча, шулай ук «Минем документлар» күпфункцияле үзәкләр офисларында бирә ала.
Сайлап алу пунктының номеры: (347) 248-29-31.
Фото: Уфаның Ленин районы хакимияте.