

Махсус хәрби операция сугышчысы Олег Мөфтәхетдинов үз тормышын Уфа кызы Альбина белән бәйләде. Яшь пар ир-егет СВО зонасыннан кайткач, ике ел элек дусларының уртак компаниясендә танышкан.
– Безнең беренче танышуыбыз “Җиңү” паркында булды. Аннары аралашу башланды, ә алга таба мәхәббәт утлары кабынды. Без бер-беребезне гомер буе белгән кебек. Бүген – минем иң бәхетле көнем, никах көнем гомер буена истә калачак, – диде СВО ветераны, “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан филиалы социаль координаторы Олег Мөфтәхетдинов.
Олег 2022 елның октябреннән махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә, штурм отряды командиры урынбасары була, ләкин Бахмутны азат иткәндә кулын югалтып, авыр яралана. Әмма бу хәл аның рухын сындырмый, хәзер ул “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк филиалында эшли һәм ярдәмгә мохтаҗ сугышчыларга һәм ветераннарга ярдәм итә.
Ир белән хатын киләчәкне уртак максатларда күрә. Теркәлү Уфаның Киров районы ЗАГСында узды. Тантанага туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелган иде.
– Олег безнең филиалда нәтиҗәле эшли. Әлбәттә, без хезмәттәшебез өчен бик шат. Алар бүген яңа гаилә корып, тормышларының яңа этабын башлый.
Шунысы шатландыра: Олег, яралануга карамастан, тормышта үз юлын тапты. Ул туризм белән шөгыльләнә, спорт ярышларында актив катнаша. Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән һәрвакыт элемтәдә.
Гомумән алганда, безнең филиал махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына яшәештә уңайлы булсын өчен күп көч сала. Һәм без җиңүне бергәләп якынайтабыз! – диде “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина.
Фото “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан филиалы сайтыннан.