

Укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы Вәсил Ходабандин, волонтерлар Гаяз Колыев һәм Венер Байгилдин белән аралашты. Чара җанлы әңгәмә форматында узды һәм ачык аралашу мохите тудырды.
Вәсил Факил улы катлаулы хәрби операцияләрдә катнашуга бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты. Ул без укырга яисә телевизордан ишетергә генә мөмкин булган вакыйгалар турында сөйләде.
Волонтерларның чыгышы да фәһемле булды. Гаяз Гайса улы һәм Венер Тимерхан улы ватанпәрвәрлекнең әһәмияте һәм яклаучыларыбызга ярдәм итүнең мөһимлеге турында бәян иттеләр. Алар билгеләп үтүенчә, безнең һәрберебез уртак эшкә үз өлешен кертә, алгы сызыкта булганнарга ярдәм итә ала.
Укучылар кунакларны ихлас кызыксыну белән тыңлады, фронттагы тормыш, гаиләләренә һәм көрәштәшләренә ничек ярдәм итә алулары турында җитди сораулар бирде. Очрашу дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды, укучыларның йөрәкләрендә Туган ил өчен горурлык хисен ныгытты.
Мондый чаралар патриотик тәрбия җәһәтенншн бик мөһим. Алар чын геройларның янәшәбездә булуын аңларга ярдәм итә.