Акция “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы” кысаларында үткәрелде. Бу юлы “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзалары көче белән бавырсак, хуш исле чәй, көндәлек кирәк-ярак, яралыларны сугыш яланыннан алып чыгу өчен носилкалар әзерләнде.
Сугыш яланында яугирләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итүче маскировка челтәрләрен “Җиңү өчен” үзәгенең Миякә районы бүлекчәсе әзерләде. Алты маскировка челтәрен “Миякә Балык Компаниясе” Миякәдән Уфага алып килеп тапшырды.
– Маскировка челтәре – махсус хәрби операция зонасында бик кирәкле әйберләрнең берсе. Безнең үзәккә, маскировка челтәрләре сорап башка районнардан да мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, без һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз. Районыбызның һәр авыл биләмәсендә диярлек маскировка челтәрләре үрү пунктлары бар. Безнең үзәк маскировка челтәре үрер өчен кирәк-ярак белән тәэмин итүне оештыргач, бу эш күпкә көйләнде. Үз кулларыбыз белән үргән челтәрләр яугирләребезнең гомерен саклый, – ди “Җиңү өчен” үзәгенең Миякә районы бүлекчәсе җитәкчесе Луиза Әхмәтшина.
Бу изге эшкә “Йолдыз” белем бирү үзәге дә кушылган.
– Гуманитар ярдәм йөзеннән үзәкнең педагоглары һәм укучылары токмач кисеп киптерде. Бу хакта укучыларның әти-әниләре белгәч, күпләр гуманитар ярдәм җыюда катнашырга теләк белдерде. Нәтиҗәдә, яугирләребезгә тәм-том, тушенка, оекбаш һәм башка кирәк-яраклар тупланды. Укучыларыбыз яугирләргә хатлар язды, рәсемнәр төшерде. Безнең үзәктә, шулай ук, маскировка челтәрләре үрү оештырылган. Бу эшне дә укучыларыбызның әти-әниләре башкара, – ди “Йолдыз” белем бирү үзәге директоры Гафур Галимов.
Күмәк көч яу кайтара, дип юкка гына әйтмиләр. Ир-егетләребез ил мәнфәгатьләрен кан коеп яклаганда тылдагылар да Җиңүгә үз өлешен кертә. Бу безнең дә ватанпәрвәрлегебезне күрсәтеп тора.
Зөһрә ИСЛАМОВА,
Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе.