+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
7 февраль 2025, 08:35

Якташыбызда – Суворов ордены!

Белореттан махсус хәрби операциядә катнашучы “Миндик” позывнойлы яугир Суворов ордены белән бүләкләнде.

Якташыбызда – Суворов ордены!Якташыбызда – Суворов ордены!
Якташыбызда – Суворов ордены!
Шәһәр хакимияте социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, 25 яшьлек артиллерия расчеты командиры махсус хәрби операциядә каһарманлык һәм батырлык үрнәге күрсәткән.

Ул фронтка 2022 елда киткән. Бу аның Оборона министрлыгы белән төзегән беренче генә контракты түгел. 2019 елда ул хезмәткә чакырыла һәм аны Бурятиядә уза, демобилизациядән соң ярты ел узгач, Русия Кораллы Көчләре сафларында хезмәтен дәвам итә.

СВО зонасында сержант Донецк, Харьков һәм Херсон өлкәләренең, шулай ук, Запорожьеның торак пунктларын азат итүдә катнашкан.

“Игелекле һәм ярдәмчел якташыбыз ишле, тату гаиләдә үсте. Отпускны әти-әнисе һәм туганнары янында үткәрергә тырыша. Яраланган яугир әлеге вакытта госпитальдә дәвалана. Тизрәк савыгуыгызны һәм өйгә кайтуыгызны телибез. Горурланабыз һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез!” – диелә муниципалитет хәбәрендә.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас