+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
9 февраль 2025, 08:40

Яшьләргә бәхет телибез!

Туймазы районының Төмәнәк авылында "Локатор" позывнойлы СВО яугире һәм аның кәләше Аделяның никахы үтте.

Яшьләргә бәхет телибез!
Яшьләргә бәхет телибез!
"Локатор"га 22 яшь. СВОга ул ике ел элек, Русия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткәннән соң киткән. Егет артиллерия гаскәрләрендә наводчик булып хезмәт итә.

Булачак хатыны белән Интернетта танышкан. Кыз аның сеңлесе белән бер колледжда укый икән. Яшьләр берничә ай хат алышкан, ара-тирә шалтыратышканнар. Ә сугышчы ялга кайткач, очрашып, өйләнешергә булганнар.

Яшьләргә бәхет телибез! Дөньялар тынычланып, сугыш яланыннан исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!

Фото: кәләшнең шәхси аккаунтыннан.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас