+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
13 февраль 2025, 06:40

"Герой партасы"нда иң яхшы студентлар утырачак

Туймазы медицина колледжында «Герой партасы» ачылды. Шул рәвешле студентлар һәм укытучылар коллективы Бөтенрусия мәгариф проектына кушылды.

"Герой партасы"нда иң яхшы студентлар утырачак"Герой партасы"нда иң яхшы студентлар утырачак
"Герой партасы"нда иң яхшы студентлар утырачак

 СВОда һәлак булган колледж укытучысы Раил Әхтәмов хөрмәтенә укучылар партасы аның фотосурәтләре, биографиясе фактлары һәм казанышлары турында мәгълүмат белән бизәлгән.

Раил Таһир улы 2022 елның октябренә кадәр уку йортында ОБЖ укытучысы булып эшләгән. Аны студентлар ярата һәм аңа тиңләшә, хезмәттәшләре хөрмәт итә.

Донецк һәм Луганск республикаларын неонацистлардан саклау буенча хәрби хәрәкәтләр башлангач, Раил Әхтәмов ватандашларның балаларын һәм тыныч халыкны якларга дигән карар кабул иткән.

СВОда катнашуының беренче көннәреннән үк батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтә. Хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Раил Әхтәмов үлгәннән соң Батырлык ордены һәм генерал Миңнегали Шайморатов медале белән бүләкләнде.

"Герой партасы" артында чиратлашып колледжның иң яхшы студентлары утырачак. Бүген анда беренчеләрдән булып Радмила Латыйпова һәм Виолетта Абдикеева утырдылар.

Ачылу тантанасында геройның туганнары – әтисе Таһир Әхтәмов, улы Фидаил, хатыны Гөлназ, энесе Рөстәм катнашты. Аны искә алырга, шулай ук, район Советы секретаре Илдар Камалетдинов, Туймазы шәһәре һәм районы хәрби комиссары Рушан Әхмәдуллин, хезмәттәшләре һәм студентлары килде.

Геройны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аның хөрмәтенә җыр һәм шигырьләр яңгырады.

Фото: "Туймазы хәбәрләре"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас