Роуд-муви жанрындагы фильм Уфадан Донецкка өч герой - имам Хәмзә хәзрәт, протоиерей Виктор Иванов һәм сөйләүче (рольне актер Илья Глинников башкара) турында сөйли. Юлда алар төрле шәһәрләрдә туктала һәм төрле дини общиналар вәкилләре белән очраша, мәсәлән, Самараның баш раввины белән кичке аш ашыйлар һәм Элистадагы будда ламасы белән танышалар. Диндәге аерымлыкларга карамастан, геройлар үзара аңлашу һәм хөрмәт үрнәкләрен күрсәтә.
"Бу проект кешеләрне, төрле мәдәниятләрне генә түгел, диннәрне дә берләштерә. Кеше махсус хәрби операция зонасыннан әйләнеп кайтканда, бик көчле эмоциональ тетрәнүләр кичергәч, күпләр нәкъ менә дингә мөрәҗәгать итә", - диде Русия оборона министры урынбасары, "Ватанны саклаучылар" фонды рәисе Анна Цивилева журналистларга.
Ул ассызыклаганча, күпләр шәфкать, игелек, якыннарына ярдәм итәргә мөмкин булганда рухи эзләнүләр таба. "Барлык диннәр дә моны бертөрле аңлата", - диде министр урынбасары.
Фото: russia.ru