

Башкортстанның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге гимназия-интернатында үткән чарада Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе, махсус хәрби операция ветераны Оскар Ситдыйков, Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары катнашты. Чарада, шулай ук, гимназия җитәкчелеге һәм укучылары да булды.
– Без бүген Ватанны саклаучылар көне уңаеннан очраштык. Ветераннарны чын күңелдән мөһим бәйрәм белән котлыйсым килә. Агымдагы ел Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан ителде. Бүген сугышчыларыбыз, ата-бабаларыбыз кебек үк, илебезнең тыныч киләчәге өчен көрәш алып бара. Үзебезнең яктан без сугышчыларга, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итәргә тиеш.
Шул ук вакытта без яшьләребез турында да онытмаска тиеш. Аларга тормышта дөрес юнәлеш бирү, патриотик рухта тәрбияләү – безнең мөһим бурычыбыз. Кадерле укучыларыбыз! Бүген сезнең алда заман геройлары утыра. Алар сезнең өчен үрнәк булып тора, – диде Оскар Ситдыйков.
Шулай ук чарада махсус хәрби операциядә катнашучы “Шурави” позывнойлы сугышчы да катнашты.
– Мин Әфган сугышында да, махсус хәрби операциядә дә Русия Герое Андрей Мигунов белән хезмәт иттем. Аңлашыла ки, бу ике сугыш нык аерыла. Махсус хәрби операциядә махсус техника зур роль уйный. Бу өлкәдә безнең ил күпкә алга киткән. Әмма шуны аңларга кирәк: дошманыбызга Русиягә дустанә булмаган илләр ярдәм итә. Шуңа күрә алгы сызыкта сугышчыларга җиңелләрдән түгел.
Илебез халкы бердәм булганда җиңү, һичшиксез, бездә булачак. Шуңа без яугирләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш, – диде “Шурави”.
Чарада катнашучыларны гимназия-интернат укучылары концерт номерлары белән сөендерде, алар патриотик җырлар башкарды.
Ахырда исә укучылар заман геройларыбыз белән ихлас аралашты, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырды, батырлыклары белән соклануларын белдерде.
Ример НАСРЕТДИНОВ.