+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
15 февраль 2025, 19:20

Радик Динәхмәтов: "Зәңгәр күзле кызны сагынам" җырын сорап жырлаталар"

Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов СВОдан кыска вакытлы ялга кайткач, халык белән очрашуларда, "Батырлык дәресләре"ндә катнаша.

Радик Динәхмәтов: "Зәңгәр күзле кызны сагынам" җырын сорап жырлаталар"
Радик Динәхмәтов: "Зәңгәр күзле кызны сагынам" җырын сорап жырлаталар"



Бу юлы да ул Дүртөйле, Тәтешле, Бишбүләк районнарында шундый очрашуларда булган. Бу хакта ул "Сәхибҗамал" оешмасының иң мөхтәрәм әгъзасы Дилә Булгакова аны кунакка чакыргач сөйладе.

Әйткәндәй, Дилә Булгакова белән Радик Динәхмәтовны иҗади дуслык та берләштерә.

- Очрашуга кая гына барсам да, Дилә апа Булгакованың сүзләренә Риф Арслан иҗат иткән "Зәңгәр күзле кызны сагынам" җырын сорап жырлаталар. Мин аны батыр йөрәкле ул үстергән аналарга, ирләрен көтүче хатыннарга багышлап жырлыйм. Сугышчылар алдында чыгыш ясарга туры килгәндә дә әлеге җырны, "Әл дә син бар", "Күрше хакы" җырларын бик яратып тыңлыйлар, - диде Радик Динәхмәтов.

Ул шулай ук, "Сәхибҗамал" оешмасы әгъзаларына һәм якташларга яугирләргә гуманитар ярдәм җибәреп торулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. "Һәр сугышчы туган ягыннан килгән ярдәмгә, күчтәнәчләргә чиксез шат һәм рәхмәтле. Бердәм булуыбыз солдатларның рухын күтәрә", - диде Радик Динәхмәтов.

Очрашу азагында Радик Биктимер улы мөнәҗәт  әйтсә, Дилә апа Булгакова Радикка багышлап язган шигырен укып ишеттерде.

Фото: Зөһрә Исламова

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас